САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанлы үлгән поши өчен 80 мең сум түләячәк

Татарстанда суд 2025 елның маенда Рус Акташы — Азнакай автоюлында булган авариядә кыргый җанварның үлеме буенча карар чыгарды.

KIA автомобиле руле артындагы ир-ат пошины бәрдергән, урман җанвары шунда ук җан биргән. Соңрак ачыкланганча, авариядә гаепләнүче кешенең ОСАГО полисы булмаган, шуңа күрә ул табигатькә китерелгән зыянны үз кесәсеннән түләргә тиеш.

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты табигатькә китерелгән зыянны 80 мең сумга бәяләгән. Башта ведомство ир-атка бу сумманы үз иреге белән кайтарырга тәкъдим итеп, суд алды претензиясе юллаган, әмма машина йөртүче моңа игътибар итмәгән. Нәтиҗәдә, эш судка барып җиткән. Суд утырышында җавап бирүче яклар бернинди каршылык белдермәгән, һәм суд иск таләпләрен тулысынча канәгатьләндергән. Хәзер машина йөртүчегә төп штрафтан тыш, Яр Чаллы бюджетына 4 мең сум дәүләт пошлинасы да түләргә туры киләчәк. Бу хакта «Челнинские известия» басмасы хәбәр итә. Хәзерге вакытта суд карары законлы көченә кермәгән әле, аны билгеләнгән тәртиптә шикаять итәргә мөмкин.

Шулай ук Сарман районында да поши бәрдергән очраклар булды. Шуларның берсе турында сылтама буенча укый аласыз https://sarman-rt.ru/news/khbrlr/raionda-posi-bardergannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев