Татарстанда юл эшләренә 93 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк
Быел Татарстанда юл төзелеше һәм ремонт эшләренә 93 млрд сумнан күбрәк акча сарыф итү планлаштырыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Ведомство башлыгы әйтүенчә, республикада хәзер юл эшләренең иң актив чоры.
Аның саннарга таянып ясаган отчеты буенча:
– төбәк автомобиль юлларын төзүгә 2,1 млрд сумнан артык;
– реконструкцияләүгә 4,6 млрд сумнан күбрәк;
– капиталь ремонтка 12,4 млрд сумнан артык;
– гади ремонт эшләренә 2,7 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Шулай ук «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын тормышка ашыру өчен 20,7 млрд сумнан артык акча каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев