24 июнь 2026 яңалыклары
-
Татарстанда онлайн-мошенниклык зыяны 300 млн сумга әзәйгән
Татарстанда онлайн-мошенниклар эшчәнлеге нәтиҗәсендә китерелгән зыян күләме 275 миллион сумга кыскарган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстан медицинасын цифрлаштыруга 165 млн сум каралган
Быел республика сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат технологияләрен үстерүгә федераль бюджеттан 164,9 млн сум акча юнәлдереләчәк. Бу финанс ярдәме төбәк хастаханәләрен федераль цифрлы платформалар белән тоташтыру өчен билгеләнгән, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда юл эшләренә 93 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк
Быел Татарстанда юл төзелеше һәм ремонт эшләренә 93 млрд сумнан күбрәк акча сарыф итү планлаштырыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда авыл фермаларына юллар төзүгә 500 миллион сум бүленеп биреләчәк
Татарстанда быел авыл хуҗалыгы объектларына илтә торган юлларны төзүгә ярты миллиард сум акча каралган. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хөкүмәт брифингында белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда анализ нәтиҗәләрен МАКСтан алып булачак
Татарстан медицина учреждениеләре пациентлары үз анализларының нәтиҗәләрен МАКС мессенджеры аша турыдан-туры ала алачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Җәлилнең тату сыйныфы кызлары hәм егетләре Анапада ял иттеләр
«Тату сыйныф серләре» әти-әниләр комитеты республика бәйгесендә катнашып, Җәлилнең беренче санлы урта мәктәбенең 10 сыйныфы икенче урынны яулады. Аларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Краснодар өлкәсе Анапа шәhәренең сәламәтләндерү лагерена юллама белән бүләкләде.
-
Татарстанда 24 июньгә һава торышы: яңгыр һәм +25 градус җылы булачак
24 июньдә республика территориясендә үзгәрмәчә болытлы һава шартлары фаразлана. Көн дәвамында кыска вакытлы яңгырлар көтелә, аерым районнарда яшен булу ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.