Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда авыл фермаларына юллар төзүгә 500 миллион сум бүленеп биреләчәк

Татарстанда быел авыл хуҗалыгы объектларына илтә торган юлларны төзүгә ярты миллиард сум акча каралган. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хөкүмәт брифингында белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

Министр сүзләренә караганда, 2026 елда төбәкнең юл төзелеше программасының гомуми күләме 93 миллиард сумнан артып китә. Быелны ул «юл эшләренең кызган чоры» дип атады.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү кысаларында 1,5 миллиардтан артык акча каралган. Шуның эчендә:

- лагерьларга бара торган юлларга – 250 млн,

- бакчачылык ширкәтләренә юллар төзүгә – 300 млн сум.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына 20,7 млрд сумнан күбрәк акча юнәлдереләчәк. Өстәмә рәвештә быел юлларны төзекләндерүгә тагын 18 млн сум акча өстәлгән.

Шулай ук төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын төзүгә 2,1 млрд, реконструкцияләүгә 4,6 млрд, ә капиталь ремонтка 12,4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелүе планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев