Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Татарстанда анализ нәтиҗәләрен МАКСтан алып булачак

Татарстан медицина учреждениеләре пациентлары үз анализларының нәтиҗәләрен МАКС мессенджеры аша турыдан-туры ала алачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

– Татарстан дәүләт медицинасы милли мессенджер белән "дуслашкан" беренче төбәкләр арасына керде. Идея гади: анализлар әзер, табиб аларны раслады – һәм пациент шундук смартфонына шәхсиләштерелмәгән документка сылтама белән белешмә ала, – дип сөйләделәр ведомствода.

Лаборатория тикшеренүе тәмамлагач һәм табиб нәтиҗәләрне раслагач, сакланган выписка белән файл автомат рәвештә пациентка МАКСта юллана. Анализның басма варианты өчен табибка кабат барырга кирәк булмаячак.

Беренче этапта проектка Казанның берничә эре медицина оешмасы кушылды. Планнар буенча, хезмәт республиканың барлык үзәк район хастаханәләренә дә кертеләчәк.

– Без сәламәтлек мәсьәләләрен хәл итүдә киртәләрне эзлекле рәвештә бетерәбез. МАКС мессенджеры белән интеграция – бу технологик модага баш ию генә түгел, ә бердәм дәүләт сәламәтлек саклау системасының төбәк сегментын үстерүдә адым. Республика халкы көнкүреш мәсьәләләрен мессенджерларда хәл итәргә ияләшкән, хәзер инде шунда ук алар медицина мәгълүматларын куркынычсыз ала алачак, бу көтү вакытын кыскартачак һәм табибларның кәгазь эшләрен киметәчәк, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов.

Цифрлы хезмәтне сынау 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хезмәтне яхшырту буенча үз фикерләре һәм тәкъдимнәре булган пациентлар аларны mz.rmiac@tatar.ru электрон почтасына җибәрә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев