Татарстан медицинасын цифрлаштыруга 165 млн сум каралган
Быел республика сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат технологияләрен үстерүгә федераль бюджеттан 164,9 млн сум акча юнәлдереләчәк. Бу финанс ярдәме төбәк хастаханәләрен федераль цифрлы платформалар белән тоташтыру өчен билгеләнгән, дип яза «Татар-информ» МА.
ТР Финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, акчалар медицина учреждениеләре мәгълүмат системаларының Мәҗбүри медицина иминияте дәүләт мәгълүмат системасы, шулай ук Сәламәтлек саклау өлкәсендәге бердәм дәүләт мәгълүмат системасы кебек федераль сервислар белән өзлексез бәйләнешен тәэмин итүгә тотылачак.
Яңа трансфертлар ярдәмендә хастаханәләр, страховка компанияләре һәм дәүләт медицина сервислары арасында документ алмашу шактый тизләячәк. Бу чиратта республика халкына күрсәтелә торган медицина хезмәте сыйфатын арттыруга да уңай тәэсир итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев