Шикәр диабеты йөклелек чорында да барлыкка килергә мөмкин
Белгечләр әйтүенчә, гестацион диабет – йөклелекнең киң таралган катлаулануы ул. Бу вакытта йөкле хатын-кызның канында, моңа кадәр авырмаган булса да, шикәр күләме шактый арта. Дөрес, нигездә, ул – вакытлы күренеш. Шулай да саклык чараларын күрү, табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәү кирәк. Бу уңайдан табиб-эндокринолог Гөлназ Хамматованың киңәшләре урынлы булыр, дип уйлыйбыз.
– Йөкле хатын-кызда ни өчен шикәр диабеты башлана?
– Гестацион диабет организмда вакытлыча углевод алмашы бозылу ул. Гадәттә, авыру үзен беренче тапкыр йөклелекнең икенче яки өченче триместрында белгертә. Йөклелек вакытында плацента балага үсәргә ярдәм итүче гормоннар эшләп чыгара, ләкин бу процесс хатын-кызның организмында инсулинга карата сизгерлекне киметә. Ашказаны асты бизе, кандагы шикәр күләмен нормада тоту өчен, күбрәк инсулин эшләп чыгарырга тиеш була. Әгәр организм моны эшли алмый икән, канда шикәр күләме арта. Диабетның бу төре теләсә кайсы йөклелек чорында барлыкка килергә мөмкин, шул исәптән ЭКО нәтиҗәсендә йөккә узган очракта да.
– Бу авыру, йөккә узу белән, барлык хатын-кызларда да башлана, дигән сүзме бу?
– Юк, әлбәттә. Куркынычлылык төркеменә түбәндәгеләр керә: нәселдәнлек; йөкле вакытта гәүдә авырлыгы арту, симерү; махсус рецепторларның инсулинга карата сизгерлеге кимү һәм глюкозаның күзәнәкләр эченә үтеп керә алмавы; алдагы йөклелек чорында «шикәр» белән авыру яки яралгының зур булуы; 30-35 яшьтән өлкәнрәк булу; күп яралгылы йөклелек; аз хәрәкәтләнү.
– Шикәр диабетының үз симптомнары бар, дип беләбез.
– Әйе. Болар тамак кибү, бәвелнең еш бүленеп чыгуы, авыз куышлыгында корылык барлыкка килү, аручанлык һәм хәлсезлек, баш әйләнү һәм авырту, еш инфекцияләр (молочница, цистит), аппетитның артуы, күрү сәләте начарлану. Дөрес, бу билгеләр диабет билгесе генә түгел, йөклелекнең нормаль симптомнары да булырга мөмкин. Ләкин алар үзләрен нык сиздерсәләр яки кинәт кенә барлыкка килсәләр, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм кандагы шикәр күләмен тикшертергә кирәк. Йөклелек вакытында барлыкка килгән диабет билгеләре токсикоз симптомнары белән охшаш булырга ихтимал. Шуңа күрә шикәр күләмен ач карынга тикшертергә киңәш ителә. Ләкин шулай да диабетны булдырмау, алдан ук кисәтү яхшы. Моның өчен баланслы туклану, рационга гади шикәрне кертмәү, түбән углеводлы диета саклау киңәш ителә. Җитәрлек күләмдә су эчәргә, физик активлыкны сакларга кирәк. Бигрәк тә даими җәяү йөрү, йога белән шөгыльләнү, йөзү яхшы. Шикәр күләмен даими үзлегеңнән тикшереп тору, көндәлек алып бару авыруны контрольдә тотарга ярдәм итәр. Әгәр бу чараларның нәтиҗәсе булмаса, табибның инсулин терапиясе билгеләве ихтимал.
– Йөклелек вакытындагы диабет нәрсәсе белән куркыныч?
– Аның нәтиҗәләре бик җитди. Яралгы кирәгеннән артык үсәргә, баланы тудырганда, катлауланулар булырга, балада сулыш алу белән проблемалар килеп чыгарга, анада йөклелек вакытында һәм бала тудырганда инфекцион катлауланулар барлыкка килергә, бала срогыннан алда туарга мөмкин. Тугач, киләчәктә баланың симерү һәм анда II тип диабет башлану ихтималы да зуррак була. Шуңа күрә йөклелек чоры башланганчы ук, ягъни һәрвакыт гәүдә авырлыгын нормада тоту, туклану режимын саклау, физик активлык, куркынычлылык факторларын ачыклау максатыннан, табибта тикшерелү, гомуми сәламәтлек торышын һәм хроник авыруларны контрольдә тоту яхшы.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Земфира Садыйкова, эндокринология кабинеты шәфкать туташы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев