14 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы ИТ-белгечләрне әзерләү экосистемасын төзүдә иң яхшы булды
14 нче ноябрьдә Мәскәүдә «Цифрлы чишелешләр» форумында, Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы «Регионнарның цифрлы трансформациясе: казанышлар һәм чакырулар» пленар утырышында «Иң яхшы ИТ-белгечләрне әзерләү экосистемасы» номинациясендә бүләк алды.
-
Казанда меңнән артык электромобиль теркәлгән
Казанда теркәлгән электромобильләр саны меңнән артып киткән.
-
Шикәр диабеты йөклелек чорында да барлыкка килергә мөмкин
Белгечләр әйтүенчә, гестацион диабет – йөклелекнең киң таралган катлаулануы ул. Бу вакытта йөкле хатын-кызның канында, моңа кадәр авырмаган булса да, шикәр күләме шактый арта. Дөрес, нигездә, ул – вакытлы күренеш. Шулай да саклык чараларын күрү, табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәү кирәк. Бу уңайдан табиб-эндокринолог Гөлназ Хамматованың киңәшләре урынлы булыр, дип уйлыйбыз.