САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Шәфкать" үзәгендә Волонтер хәрәкәтенең Яр Чаллы командасы семинар-тренинг үткәрә

Татарстанда волонтерлык хәрәкәте елдан-ел киң колач ала, сафы тулылана. Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә регионара Волонтер иреклеләр хәрәкәтенең Яр Чаллы шәһәре командасы аграр көллият, урта мәктәп, гимназия укучылары белән семинар-тренинг үткәрә. "Авыл киләчәге" дәүләт проекты кысаларында, иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлеккә күбрәк яшләрне җәлеп итеп, Татарстанда 20 рессурс иреклеләр үзәген...

Татарстанда волонтерлык хәрәкәте елдан-ел киң колач ала, сафы тулылана. Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә регионара Волонтер иреклеләр хәрәкәтенең Яр Чаллы шәһәре командасы аграр көллият, урта мәктәп, гимназия укучылары белән семинар-тренинг үткәрә.

"Авыл киләчәге" дәүләт проекты кысаларында, иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлеккә күбрәк яшләрне җәлеп итеп, Татарстанда 20 рессурс иреклеләр үзәген төзү бурычы куелды. Шуның берсе - безнең районда. Аның максаты: халыкка социаль ярдәм күрсәтү кысаларында төрле чаралар, акцияләр үткәрү. Бу көнне иреклеләр хәрәкәте сафына басарга әзер булганнар белән чаллылылар социаль әһәмиятле дүрт, аерым алганда, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, авыр гаилә балалары, өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару юнәлешләре буенча акцияләр үткәрү алымнарына өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев