9 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Сарман районы коррупциягә каршы тору буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә кушылды
Бүген Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән шушы тармакта эшләүче җаваплы хезмәткәрләр катнаштылар. Конференция видеорежимда трансляцияләнде. Аңа безнең район да кушылды.
-
Сарманга Актаныш өлкәннәре килде
Бүген Сарманда 45 кешелек делегация белән Актаныш өлкәннәре булды. Аларны сарманлылар район чигендә якты йөз, чәчәк белән каршы алдылар. Актанышлылар да буш кул белән килмәгәннәр - район мәдәният йортында зур концерт куйдылар.
-
Сарманның "Шәфкать" үзәгендә Волонтер хәрәкәтенең Яр Чаллы командасы семинар-тренинг үткәрә
Татарстанда волонтерлык хәрәкәте елдан-ел киң колач ала, сафы тулылана. Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә регионара Волонтер иреклеләр хәрәкәтенең Яр Чаллы шәһәре командасы аграр көллият, урта мәктәп, гимназия укучылары белән семинар-тренинг үткәрә. "Авыл киләчәге" дәүләт проекты кысаларында, иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлеккә күбрәк яшләрне җәлеп итеп, Татарстанда 20 рессурс иреклеләр үзәген...
-
"Онытылмаслык мизгел". Сарманнан Венера Сәетшина
"Онытылмаслык мизгел" конкурсында беренче катнашучыбыз бар. Ул - Сарманнан Венера Сәетшина. - Быел 9 июльдә Азнакай районында урнашкан Татарстанның иң биек тауы булган «Чатыр тау»да төрек халыкларының фестивалендә катнашкан идем. Анда Татарстаннан, Башкортстаннан һәм Рәсәйнең башка регионнарыннан килгән фольклор коллективлар катнашты. Без аларның чыгышын карадык. Моннан тыш, безгә андагы табигатьнең...
-
Район Пенсия фонды идарәсе искәртә: аның хезмәткәрләре өй буенча йөрмиләр!
Татарстан Республикасында Пенсия фонды хезмәткәрләре исеменнән өйләргә кереп йөрү очраклары теркәлде. Әлеге кешеләр пенсия тупланмаларын теге яисә бу дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерергә тәкъдим итәләр. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе кисәтә, Дәүләт Пенсия фонды вәкилләре гражданнарның өйләренә йөрмиләр, иминият таныклыгы сорамыйлар. Шулай ук Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре пенсия тупланмаларын...
-
Район халкы җәмәгать тыңлауларында катнаша ала
25 ноябрьдә түбәндәге адрес буенча район Советының утырышлар залында Сарман авылының генераль планы проекты буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрелә: Сарман авылы, Ленин урамы, 35 нче йорт. Тыңлаулар 10.00 сәгатьтә башлана.
-
Җәлилнең "Нефтяник" хоккей командасы Кукмара командасын тар-мар итте
5 ноябрьдә Җәлил бистәсенең Боз сараенда Кукмараның "Кукмор" һәм Җәлилнең "Нефтяник" хоккей командалары Бөтен Россия сайлап алу фестивалендә көч сынаштылар. Безнең бистә командасы кунакларны 4:1 исәбе белән җиңде. Уен башланыр алдыннан "Нефтяник" үткәргән "Иң яхшы кричалка" дигән бәйгегә дә нәтиҗәләр ясалды, беренче урынны Азат Иждәүләтов яулады, икенче урында - Венера...
-
Районның күпфункцияле үзәкләрендә Пенсия фонды хезмәтләрен алып була
Татарстанда Пенсия фонды хезмәтләрен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәк филиалларында алырга мөмкин. Бүген татарстанлыларга күпфункцияле үзәкләрдә пенсия күләме турында белешмә, иминиятләнгән затның мәҗбүри иминиятләү системасында шәхси иминият счетының торышы турында хәбәр, дәүләтнең социаль ярдәменә хокуклыларга Федераль регистрдан күчермә алырга мөмкин. Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә. Күпфункцияле үзәк филиаллары...
-
Иртәгә район Советының чираттагы утырышы үтәчәк
Иртәгә, 10 ноябрьдә, район Советының чираттагы утырышы була. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралачак: 1. 2017 елга, шулай ук 2018 һәм 2019 елгы план чорына Сарман муниципаль районының социаль-экономик үсеше фаразы турында. 2. 2017 елга, шулай ук 2018 һәм 2019 елгы план чорына беренче укылышта Сарман муниципаль районының бюджет проекты турында. Район...
-
Район халкы "Онытылмаслык мизгел" конкурсында активрак булырга тиеш
Дуслар! Без "Онытылмаслык мизгел" дип исемләнгән конкурс игълан иткән идек. Тик анда катнашучылар һаман юк. Сездән активрак булуыгызны сорыйбыз. Кызыклы, истәлекле фотоларыгызны һәм аларга язмаларыгызны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез. Җиңүче декабрь аенда билгеләнәчәк. Аны билгеләгән көндә без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне алып) ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!"...