Сарманлылар Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтәләр
Конституция - илнең Төп законы, аның хокук системасының, дәүләтнең демократик үсешенең нигезе, ә Конституция көне теләсә кайсы дәүләт өчен мөһим вакыйга булып тора. 1993 елда кабул ителгән Төп закон Россиянең демократик федератив дәүләт корылышына нигез салды, күпмилләтле Ватаныбызның киләчәген билгеләде. Конституциячел принципларга һәм нормаларга таянып эш итү Россия Федерациясенә гражданнар...
Конституция - илнең Төп законы, аның хокук системасының, дәүләтнең демократик үсешенең нигезе, ә Конституция көне теләсә кайсы дәүләт өчен мөһим вакыйга булып тора. 1993 елда кабул ителгән Төп закон Россиянең демократик федератив дәүләт корылышына нигез салды, күпмилләтле Ватаныбызның киләчәген билгеләде. Конституциячел принципларга һәм нормаларга таянып эш итү Россия Федерациясенә гражданнар җәмгыяте нигезләрен төзүдә яңа тарихи сәхифәләр ачарга, илдә хокук һәм законлылык даирәсен киңәйтергә, эшлекле базар институтлары булдырырга ярдәм итте. Бүген барыбыз алдында да мөһим бурыч - Россия дәүләтчелегенең конституциячел нигезләрен яклау һәм ныгыту, кеше хокукларын һәм ирекләрен, халыкларның күмәк хокукларын эзлекле рәвештә тәэмин итү, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны ныгыту бурычы тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев