11 декабрь 2015 яңалыклары
-
Ял көннәрендә Сарманда җылы булачак
Һава торышы прогнозлары буенча, алдагы көннәрдә Сарманда ул шундый ук сакланачак. Урыны белән кар булачак.
-
Сарманлылар Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтәләр
Конституция - илнең Төп законы, аның хокук системасының, дәүләтнең демократик үсешенең нигезе, ә Конституция көне теләсә кайсы дәүләт өчен мөһим вакыйга булып тора. 1993 елда кабул ителгән Төп закон Россиянең демократик федератив дәүләт корылышына нигез салды, күпмилләтле Ватаныбызның киләчәген билгеләде. Конституциячел принципларга һәм нормаларга таянып эш итү Россия Федерациясенә гражданнар...
-
"Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары мөхәррирләре Сарман редакциясендә кунакта булдылар
Бүген "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә Чәй көне үткәрелә. Безгә кунакка "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталарыннан да коллегаларыбыз килде.
-
Сарманлылар өчен декабрь аена намаз вакытлары (төзәтелгән вариант)
Декабрь аена намаз вакытларының алдагы вариантында хата киткән булган. Хәзер сезгә төзәтелгәнен тәкъдим итәбез.
-
Район делегациясе Минзәләдә семинар-киңәшмәдә катнаша
Хәзерге вакытта Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында семинар-киңәшмә үтә. Ул авыл халкының эш активлыгын күтәрү, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү сораулары буенча үткәрелә. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә район делегациясе, шул исәптән җирлек башлыклары да катнашалар.
-
Редакциядә Чәй көне бик күңелле үтә
Әгәр дә теге яки бу сәбәп белән газетабызга 2016 елның беренче яртысына язылырга өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз: хәзерге вакытта "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә чәй көне үткәрелә. Кунакка килегез, чәй белән сыйланып, бер уңайдан "Сарман" яки "Новый Сарман" газетасына язылып та китәрсез. Самавыр кайнап, коймаклар пешеп тора. Рәхим итегез, көтәбез!
-
Сарман редакциясендә Чәй көне үтә
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә матур традициягә әверелгән Чәй көне быел да уза. Аны календарьдагы датасыннан берничә көнгә алдарак, 11 декабрьдә үткәрергә булдык. Шулай итеп, ул бүген була. Ишекләребез һәркем өчен ачык! Килегез, тәмле чәйләр эчеп, берочтан район газетасына да язылып китәрсез, хөрмәтле дуслар!