САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманлылар Мәскәү шәһәрендә

22-27 нче ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә балет артистлары һәм хореографларның Бөтенроссия конкурсы булып үтте. Анда якташыбыз - Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фәридә Сафинаның кызы - Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия балет һәм опера театры солисткасы Айсылу Мирхафизан II премия лауреаты булды, көмеш медаль алды һәм "Характерлы бию" номинациясендә (зурлар...

22-27 нче ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә балет артистлары һәм хореографларның Бөтенроссия конкурсы булып үтте. Анда якташыбыз - Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фәридә Сафинаның кызы - Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия балет һәм опера театры солисткасы Айсылу Мирхафизан II премия лауреаты булды, көмеш медаль алды һәм "Характерлы бию" номинациясендә (зурлар төркемендә) лауреат исеменә лаек булды.

Беренче турда Айсылу - "Гаянэ" балетыннан Айша монологын, "Дон Кихот" балетыннан чегән биюен, икенче турда һинд эпосы мотивларына "Ашваттха" номерын башкарды. Форум җиңүчеләрнең гала-концерты белән тәмамланган.

Айсылу балачакта күп вакытын Сарманда үткәрде, балалар бакчасына да биредә йөрде. Ул үзенең уңышларында әбисе Зәйтүнә апаның, апасы Равиянең дә өлешләре зур, дип саный.

Конкурстан соң ул чыгышларын опера һәм балет театры составында Голландиядә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев