12 декабрь 2014 яңалыклары
-
Сарманда җәяүлене бәрдергәннәр
Советская урамында урнашкан ''Шиномонтаж'' каршында жәяүлене бәрдергәннәр. Әлегә тикшерү эшләре бара, юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
-
Китапханәгә- 90 яшь
12 декабрь көнне сәнгать мәктәбендә китапханә ачылуга 90 ел тулуга багышланган тантана үтте. Бәйрәм белән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Гүзәл Гәрәева, аппарат җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Дания Зиннәтуллина тәбрикләделәр. Китапханәчеләрне котларга күрше Мөслим районынан да кунаклар килгән иде. Мөслим киноучреждениесе җитәкчесе...
-
Азалак авылында Ватан геройлары көне үтте
10 декабрь Азалак мәдәният йортында Ватан геройлары көне уңаеннан хезмәт һәм сугыш ветераны Вильдан Рамазанов кызы Энҗе Хафизова белән очрашу үткәрелде. Энҗе апа балаларга Вильдан абыйның истәлекләре турында сөйләде.
-
Сарманлылар Мәскәү шәһәрендә
22-27 нче ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә балет артистлары һәм хореографларның Бөтенроссия конкурсы булып үтте. Анда якташыбыз - Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фәридә Сафинаның кызы - Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия балет һәм опера театры солисткасы Айсылу Мирхафизан II премия лауреаты булды, көмеш медаль алды һәм "Характерлы бию" номинациясендә (зурлар...
-
Саклаубашта тематик дәрес үтте
Саклаубаш мәдәният йортында авыл китапханәчесе белән берлектә мәктәп балалары өчен "Онытырга хакыбыз юк" дип исемләнгән тематик дәрес үтте.
-
А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә СПИДка каршы плакатлар ясадылар
СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбенең өлкән класс укучылары 8 нче декабрьга "СПИДка - ЮК!"дигән тема астында плакатлар ясадылар. Бу плакатларга карап, укучыларыбызны иң дөрес юл - сәламәтлек аша юл икәненә инандырырлык урыннары күп.