Сарманлылар Лениград шәһәрен фашистлардан азат итәргә ярдәм иткәннәр
24 нче октябрьдә район мәдәният йортында Ленинград блокадасы өзелүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшыру тантанасында дүрт райондашыбыз катнашты. Алар арасында Гөлсәвия Бәдретдиновада бар иде. Ул әтисенең тормышы турныда сөйләде: - Анда әтием Заһир Камалов та катнашырга тиеш иде. Ул 1937 нче елда армия сафларына алына, өч ел диңгез флотында хезмәт...
24 нче октябрьдә район мәдәният йортында Ленинград блокадасы өзелүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшыру тантанасында дүрт райондашыбыз катнашты. Алар арасында Гөлсәвия Бәдретдиновада бар иде. Ул әтисенең тормышы турныда сөйләде:
- Анда әтием Заһир Камалов та катнашырга тиеш иде. Ул 1937 нче елда армия сафларына алына, өч ел диңгез флотында хезмәт итә. Армиядән кайтып озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул 1941 нче елның октябрендә фронтка алына. Туп-туры Ленинградка эләгә, блокаданы кичерә, шәһәрне фашистлардан азат итешә. Кабат диңгез флотында хезмәт итә. Сугыштагы батырлыклары өчен күптөрле орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышыннан 1945 нче елның октябрендә генә кайта. Әтием тыныч хезмәттә дә сынатмый. Гомер буе "Нөркәй" совхозында тракторчылар бригадиры булып эшли, тимерче эшен дә башкара. Ленин ордены, "Фидакарь хезмәт өчен", Бөтенроссия халык казанышлары күргәзмәсе медальләренә һәм башка бүләкләргә лаек була. Әнием Фәүзия белән сигез бала үстерә. Кызганыч, моннан дүрт ай элек кенә, 98 яшен тутырып, әтиебез бакыйлыкка күчте. Аңа тиешле бүләкне республика хәрби комиссары Сергей Погодин һәм район башлыгы Нәфис Закиров кулыннан мин алдым. Бик дулкынландыргыч вакыйга булды бу. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Бу медаль - әтиебезнең соңгы истәлеге. Без аны, әтиебез турындагы истәлекләрне, кадерле ядкарь итеп, аның 14 оныгына да тапшырачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев