30 октябрь 2014 яңалыклары
-
Каникул чорында балаларны кызыклы кинолар көтә
Балаларга көзге каникул чорында "Сарман" һәм "Җөлил" кинотеатрларында сәгать 15:00 һәм 18:00, 3 D һәм 2D форматында кинофильмнар күрсәтелә. Рәхим итегез!
-
Иске Кәшердә көзге бәйрәм узды
Иске Кәшер авыл клубында балалар өчен көзге бал оештырылды. Бәйгедә төрле класс балалары катнашты. Аларга төрле уеннар уйнатылды, кызыклы биремнәр бирелде :яфрак җыю,бәрәңге җыю,табышмак ,мәкальнең дәвамын әйтү. Балалар үзләренең җитезлекләрен, белеминәрен күрсәттеләр.
-
Иске Кәшер авылы балалары сәламәт булу серләрен беләләр
28 октябрь көнне Иске Кәшер авыл клубында балалар өчен "Балам сәламәт булса" дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Сәламәт яшәү рәвеше буенча авыл фельдшеры Амирова Альбина сөйләде. Җәмгыяттә үзеңне ничек тоту буенча полиция хезмәткәре Мугинов А.Р. сөйләде.
-
Сарманлылар Лениград шәһәрен фашистлардан азат итәргә ярдәм иткәннәр
24 нче октябрьдә район мәдәният йортында Ленинград блокадасы өзелүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшыру тантанасында дүрт райондашыбыз катнашты. Алар арасында Гөлсәвия Бәдретдиновада бар иде. Ул әтисенең тормышы турныда сөйләде: - Анда әтием Заһир Камалов та катнашырга тиеш иде. Ул 1937 нче елда армия сафларына алына, өч ел диңгез флотында хезмәт...