Сарманда ТР Дәүләт Советы депутаты парламент дәресендә катнашты һәм гражданнарны кабул итте
29 нчы ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының оештырылуына 20 ел тула. Шул уңайдан районның барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрелә. 27 нче ноябрьдә Сарман гимназиясендә узган парламент дәресендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов...
29 нчы ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының оештырылуына 20 ел тула. Шул уңайдан районның барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрелә. 27 нче ноябрьдә Сарман гимназиясендә узган парламент дәресендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнаштылар. Алар бу көнне коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча гражданнарны да кабул иттеләр.
Иң борынгы заманнарда ук фикер ияләре: "Ирекле булу өчен, без законнарның колы булырга тиеш", - дигәннәр. Дәүләтнең, анда яшәүчеләрнең иминлеге, аларның үсеше законнарга, аларның үтәлешенә бәйле. Ә законнар чыгаручы һәм аларны үтәү функцияләре дә булган иң югары орган - парламент. Ул сайланып куела. Парламентаризм исә - иң югары дәүләт хакимиятенең оешу һәм эшләү системасы.
Сарман гимназиясендә парламент дәресен алып барган тарих укытучысы Васил Ихсанов иң элек әнә шуларга тукталды. Ул укучыларга бу төшенчәләрнең нәрсә аңлатканнарын, Россия Дәүләт Думасы, республика парламентының үсеш тарихы турында сөйләде. 9 нчы декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шушы уңайдан Васил Ихсанов дәүләт һәм аның үсеше өчен иң куркыныч күренешләрнең берсе булган коррупциягә каршы көрәш турында да сүз алып барды.
Марат Галиев парламент үсеше, коррупциягә каршы көрәш, конфликтлы ситуацияләр, аларны сабыр, тыныч юл белән хәл итү, толерантлылык мәсьәләләренә тукталды, мисаллар китерде. Бүген киң җәмәгатьчелекне борчыган сорауларның берсе - коррупцияне җиңеп буламы? Марат Галиев үз чыгышында моның өчен вакыт кирәклеген билгеләп үтте, коррупцияне кисәтүче чараларны атады. Шунысы бәхәссез - законнарны катылату юлы белән генә бу ямьсез күренешкә киртә куеп булмый. Моңа тарихта мисаллар да юк түгел. "Коррупцияне җәмгыятьнең мәдәниятен үстерү юлы белән генә җиңәргә мөмкин, - дип ассызыклады Марат Галиев. - Татарстан - ачык республика. Шунсыз мөмкин дә түгел. Үз эчебезгә бикләнәбез, һәм республикада тәртип булмый икән, андый илгә инвестицияләр дә бирмиләр". Укучыларга ул һөнәр сайлау буенча да киңәшләрен бирде: "Шуны уйлагыз - сез кемгә кирәк булачаксыз? Диплом алучылар күп, шул исәптән, юристлар, экономистлар да. Әмма барыбер яхшы юристлар һәм экономистлар җитмәде һәм җитми". Салават Рәхимов үз чыгышында бүгенге көндә республика алдында торган төп бурычларның берсе коррупциягә каршы көрәш икәнлегенә һәм аны, бергәләп көрәшкәндә генә, җиңеп булачагына басым ясады. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Наил Миннеголов район комиссиясенең бу юнәлештәге эшчәнлегенә тукталды, "кайнар линия" телефоны эшләвен хәбәр итте.
Укучылар республика бюджетында мәгарифкә күпме акча бүленгәнлеге, донор район буларак, районга күпме акчабызның әйләнеп кайтуы, бюджеттагы дефицитны тутыру юллары, студентлар өчен ярдәм программалары һәм башкалар белән кызыксындылар, аларга тулы җаваплар алдылар.
Соңыннан Марат Галиев һәм Салават Рәхимов коррупциягә кагылышлы сораулары булган гражданнарны кабул иттеләр. Район кешеләрен нәрсәләр борчый соң? Базар тотучы ханым гадәттән тыш хәлләр идарәсе тарафыннан булган еш тикшерүләр, штрафлар, шактый вакыт ябылып торудан канәгатьсезлеген белдерде. Икенче ир-ат эш урынындагы аңлашылмаучанлыктан зарланды. Дүрт кешелек төзүчеләр бригадасы 2012 нче елдан бирле башкарган эшләре өчен хезмәт хакларын ала алмыйлар. Күпбалалы гаилә 2008 һәм 2011 нче елларда ук йорт төзү өчен ике программа буенча чиратка баскан һәм субсидия ала алмый. Ә крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе җирне якыннанрак алып булу-булмау белән кызыксына. Килгән гражданнар арасында гомуми характердагы сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар иде. Әйтик, конкурс кысаларында рәсмиләштереп, сатып алган техника бәясенең 50 процентын кайтарып булмыймы?
Марат Галиев һәм Салават Рәхимов һәр сорауны язып алдылар, ачыклык кертәчәкләрен әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев