27 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Сарманда ТР Дәүләт Советы депутаты парламент дәресендә катнашты һәм гражданнарны кабул итте
29 нчы ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының оештырылуына 20 ел тула. Шул уңайдан районның барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрелә. 27 нче ноябрьдә Сарман гимназиясендә узган парламент дәресендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов...
-
Җәлилдә ярминкә үтәчәк
29 ноябрьдә Җәлил бистәсенең Мәдәният сарае каршында авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Анда үзләре җитештергән продукция белән авыл хуҗалыгы предприятиеләре генә түгел, шәхси хуҗалыклар да сату итәчәк. Ярминкә 8:00 сәгатьтә башлана, рәхим итегез!
-
Сарманда "Сезнең тормыш – үзе батырлык" дигән кичә узачак
Иртәгә, 28 ноябрьдә район мәдәният йортында Аналар көне уңаеннан һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында, тыл ветераннарына багышланган "Сезнең тормыш - үзе батырлык" дип исемләнгән кичә була. Ул 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
-
Сарманда "Пуля тиеп үлми геройлар, мәңге тере, мәңге сау алар" дигән рубрика ачыла
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Җиңүне якынайткан геройларның истәлегенә район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда "Пуля тиеп үлми геройлар, мәңге тере, мәңге сау алар" дип исемләнгән рубрика ачыла.
-
Җәлилдә Валерий Веретенниковның иҗат күргәзмәсе ябылу тантанасы узды
Узган атнада Җәлил балалар сәнгатъ мәктәбендә районыбызда яшәп иҗат иткән рәссам Валерий Веретенниковның иҗат күргәзмәсе ябылу тантанасы булды.