Сарманда әти-әниләр, укучылар чыгарылышны ничек кызыклы итеп үткәрү турында уйлыйлар
Заман башка, көй башка Аллага шөкер, бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Дулкынланып, аларның нәтиҗәләрен көткән арада, күңелле яңа мәшәкать - чыгарылыш кичәсенә әзерлек башланды. Шул уңайдан төрле буын вәкилләре белән сөйләшеп алдык. Габдуллина Нәһерлегаян, 1916 нчы елгы: - Рангазарда өч мәчет бар иде. Без башта аръяк мәчетендә, аннан югары оч...
Заман башка, көй башка
Аллага шөкер, бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Дулкынланып, аларның нәтиҗәләрен көткән арада, күңелле яңа мәшәкать - чыгарылыш кичәсенә әзерлек башланды. Шул уңайдан төрле буын вәкилләре белән сөйләшеп алдык.
Габдуллина Нәһерлегаян, 1916 нчы елгы:
- Рангазарда өч мәчет бар иде. Без башта аръяк мәчетендә, аннан югары оч мәчетендә укыдык. Төрлесе төрле яшьтәге унлап кешене җыйдылар. Кайсының аягына, кайсының өстенә булмаганнан, йөргәне йөрде, йөрмәгәне юк. Биш ел латин хәрефләре белән укыдык, аннан яңа әлифкә күчтек. Тәнәфесләрдә Мәрвәр апа, бетләмәделәр микән, дип, башны карата иде. Китаплар да дәфтәрләр дә бар иде, аларны фанер букчага салып йөрдек. Аннан Фәхрәт абый Казаннан яңа чыккан, модалы сумка алып кайтты. Чыгарылышлар булмады.
Нүрсинә Габитова, 1936 нчы елгы:
- Мин җиде ел Кәүҗияк мәктәбендә укыдым. Мәктәп зур иде. Һәр класста утыз-кырык бала идек. Аннан бер ел укымыйча торылды. "Әткәй, минем дә укыйсы килә", - дип әйтә идем. Ул итек басарга өйрәнеп, акча эшләп, мине укырга кертте. 250 сум түләп, өч ел Сарманның таш мәктәбендә укыдым. Бик күп идек без - сигезенчеләр генә биш класс идек. Математика, химия фәннәрен ярата идем. Мәктәпне тәмамлаганда, әллә ни бәйрәм үткәрелмәде инде, концертлар куелды бугай. Аннан Алабугада медицина училищесында шәфкать туташы-фельдшер группасында укып чыктым.
Гөлсинә Нуриева (Ишалина), 1956 нчы елгы:
- Чыгарылышка акча җыю, өстәл әзерләү дигән нәрсә булмады безнең вакытта. Традиция буенча бәйрәмгә ак күлмәк, ак туфли кияләр иде. Тик аларны табу бик кыен вакытлар булганга, күбесе тектереп яки шәһәрдән генә заказга алып кайталар иде. Тектерим, дисәң дә, яхшы тегүче табуы авыр иде. Безнең туганнар Ленинградта булгач, күлмәк белән туфлиләрне шуннан алып, почта аша җибәрделәр.
1973 нче елның 25 нче июне. Карашай Саклау мәктәбе. Чыгарылыш линейка белән башланды. Хәтерлим, директорыбыз әти-әниләребезгә мактау сүзләре, безгә үгет-нәсихәт әйтеп, һәрберебезнең кулын кысып, аттестат бирде. Аннан клубта гармун көйләренә вальс биеп, укытучыларыбызга рәхмәт сүзләре әйтеп, авыл урамнарыннан бер-беребезне озатышып таралыштык. Икенче көнне инде күбебез югары уку йортларына документ бирергә шәһәргә юл тоттык. Вакыт узган саен, очрашулар сирәгәя, шул Сабантуйларда туган якларга кайтып күрешәбез, укыган, имтихан биргән, чөгендер эшләгән вакытларны искә алабыз.
Эльвира Гәрәева, 1976 нчы елгы:
- Чыгарылышка күпме акча чыкканын хәтерләмим - әти-әниләр оештыргангадыр инде, минем өчен ул ерак балачак хатирәсе сыман гына. Зәңгәр төстәге күлмәк тектергәнне хәтерлим. Бик матур иде. Әмма чыгарылыш кичәсеннән соң бер дә киелмәде. Банкет мәктәп ашханәсендә үтте. Мәктәп тәмамлаучы яшьләргә әйтәсем килә: чыгарылыш сынауларына карый күпкә катлаулырак, авыррак сынаулар була тормышта, сезгә барлык сынауларны да уңышлы үтәргә язсын.
Зөһрә Бәхтиева, 1996 нчы елгы:
- Акчалата якынча 2000 сум җыйдык. Альбом 1100 сумга төште.
- Зөһрә, бер тапшыруда Феликс Царикати үзенең кызына чыгарылышка 68 меңлек күлмәк алуын әйтте.
- Ә мин шундый яңалык ишеттем. Сербиянең Пирут шәһәрендә чыгарылыш укучылары кыйммәт костюм, күлмәкләр алмыйча, янга калган акчаны мохтаҗларга таратканнар. Миңа калса, аларның гамәлләре күпкә матуррак һәм андый чыгарылыш горурланып искә алырлык булачак.
Заманалар үтү белән чыгарылыш кичәләре уздыру тәртипләре үзгәрсә дә, аларның әһәмияте югалмый. Аларны кичәге укучылар озак еллар искә алып, күңел түрләрендә матур хатирә итеп саклыйлар.
Сүз уңаеннан
Экспертлар әйтүенчә, Россиядә 2013 елның чыгарылыш кичәләре 10 меңнән 75 мең сумга төшәчәк. Әти-әниләр исә март аеннан ук, чыгарылышны күтәрү өчен, кредитлар ала башлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев