19 июнь 2013 яңалыклары
-
Сарманда чыгарылышлар матур булырга охшаган
Чыгарылыш кичәсе - балачак белән хушлашып, олы тормыш белән очрашу мизгеле. Без, унберенчеләр белән элемтәгә кереп, очрашып, аларның бу кичәгә әзерлекләре, кая укырга керергә ниятләүләре белән кызыксындык, мәктәп елларындагы истәлекле матур хатирәләре белән уртаклашуларын сорадык, чыгарылыш кичәсенә әзерлекләрен дә белештек. Гөлгенә Исмәгыйлева: - Хәерле көн! Хәлләрем әйбәт. Аллага шөкер, имтиханнар...
-
Кәүҗияк авылындагы юл һәлакәтендә койма гаепле.
18 июнь көнне 21.30 сәгатьтә Кәүҗияк авылында яшәүче М.Р., тиешле тизлекне сайламау аркасында, бер йорт капкасына бәрелә. Алган тән җәрәхәтләреннән Әлмәт шәһәренең санитар частенә озатыла.
-
Сарман юлларындагы саксызлык фаҗигага китерде
18 июнь көнне 23.00 сәгатьтә Салкын Чишмә - Александровка юлында КамАЗ - 5521 машинасын йөртүче К.Р., тизлекне арттырып, каршы полосага чыга һәм кюветка төшеп ава. Нәтиҗәдә, алган тән җәрәхәтләреннән машина йөртүче һәлакәт урынында вафат була.
-
Универсиада уты Сарманга килә
Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы уты 20 нче июньдә Татарстан җиренә килеп җитә. Сарманда утны 22 нче июньдә каршылаячакбыз. Бу мөһим вакыйга зур бәйрәм төсен алыр, дип көтелә. Ул аграр көллиятнең тулай торагы янында 9.00 сәгатьтә башланып, ял паркында спорт уеннары белән дәвам итәчәк. Райондашларны шимбә көнне - 22 нче...
-
Иң зәвыклы бакча
Үткән ел уздырган «Иң зәвыклы бакча» конкурсын, газета укучыларыбызның күпсанлы сорауларын искә алып, быел да дәвам итәргә булдык. Сезнең хозурга тәкъдим ителә торган беренче бакчабыз - бәйгенең узган елгы җиңүчеләре - Колмәт авылыннан Рузилә һәм Рафаэль Шәйгалләмовларныкы. - Бакча «җене» минем үземә әти-әнидән кагылгандыр, - ди Рузилә. - Алар белән...
-
Сарманда әти-әниләр, укучылар чыгарылышны ничек кызыклы итеп үткәрү турында уйлыйлар
Заман башка, көй башка Аллага шөкер, бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Дулкынланып, аларның нәтиҗәләрен көткән арада, күңелле яңа мәшәкать - чыгарылыш кичәсенә әзерлек башланды. Шул уңайдан төрле буын вәкилләре белән сөйләшеп алдык. Габдуллина Нәһерлегаян, 1916 нчы елгы: - Рангазарда өч мәчет бар иде. Без башта аръяк мәчетендә, аннан югары оч...