Сарманда суны саксыз файдалану проблемалар тудыра
"Суны төнлә, сәгать икеләр, өчләр тирәсендә торып, нинди савыт бар - шуңа җыябыз. Кай көннәрдә ул әбәткә дә җитми", - диләр күпкатлы йортларда яшәүчеләр. Алар гына түгел, суга Сарманның югары очындагы шәхси йортларда яшәүчеләр дә тилмерә. Ә кайберәүләр яшелчәгә генә түгел, бәрәңге бакчасына да көн-төн су агыза. Бер уйлаганда, аңа...
"Суны төнлә, сәгать икеләр, өчләр тирәсендә торып, нинди савыт бар - шуңа җыябыз. Кай көннәрдә ул әбәткә дә җитми", - диләр күпкатлы йортларда яшәүчеләр.
Алар гына түгел, суга Сарманның югары очындагы шәхси йортларда яшәүчеләр дә тилмерә. Ә кайберәүләр яшелчәгә генә түгел, бәрәңге бакчасына да көн-төн су агыза. Бер уйлаганда, аңа кытлык булырга тиеш тә түгел кебек. Ник дигәндә, 2012 елдан бирле Татарстанда авылларны су белән тәэмин итү программасы эшли. Аның кысаларында ел да линияләр алыштырыла, яңалары сузыла, артезиан коелары казыла, су басымын арттыру манаралары урнаштырыла. Әмма, җәй җитү белән, проблема тагын кискенләшә. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Раушан Солтанов моны судан саксыз файдалану нәтиҗәсе дип бәяләде.
- Корылык вакытында су болай да кими. Су куу җайланмаларында аның биеклеге төшә. Шуның өстенә бакчасына көннәр буе су сиптерүчеләр бар. Аларда башкалар хакында уйлау юк. Кайберәүләр хәтта шланг тоташтырып сиптерә. Шулай икән, ул ничек җитсен соң инде. Һәркем суны чама белән тотканда, мондый проблема булмас иде. Бүгенге көндә Сарманның үзендә генә дә 21 скважина бар. Бер скважина сәгатенә 6 кубометр су бирә, - диде ул.
Су белән тәэмин итү оешмасы җитәкчесе урынбасары Раил Габдрахманов та шул фикерне куәтләде:
- Биредә рельефны да истән чыгармаска кирәк. Түбән очта яшәүчеләр суны иркен тота, югарыдагылар суга кытлык кичерә. Исәпләү приборы булганнарга берни әйтеп булмый. Әлбәттә, счетчикка керми генә линия сузучыларның барлыгы хакында да хәбәрләр алына. Шулар бәрәңге бакчасына агыза, агачларына суны шланг белән сиптерә дә инде.
Сусызлык проблемасы бер Сарманга гына кагылмый. Җәйге чорда ул һәр авылның "авырткан җире"нә әверелә. Моның чишелеше булырмы, җәйге корылык чорында проблеманы ничек хәл итәргә, суны исраф итүчеләргә карата нинди чаралар кулланырга? Сөйләшүебез - шул хакта.
Данияр Газизов, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы:
- Депутатлар белән бергәләп, рейдлар оештырдык. Нәтиҗәсе, әлбәттә, булды. Тик вакытлыча. Гел контрольдә тотарга кирәк.
- Суны исәпсез агызучыларны кичке якларда тикшереп йөри башладык, - ди Раил Габдрахманов та. - Күпме мәйданга сиптерәләр, счетчикларын карыйбыз - сиптергән су күләме счетчикка туры киләме? Юк икән, тулы норматив буенча түләү җиткерәбез. Бу - штраф түгел, ә тиешен түләтү генә.
- Шәхси йортларда суның беткәне юк. Проблема күпкатлы йортларда. Алар бер тамчы суга тилмерә. Ачу да килерлек инде, күршедә бәрәңге бакчасына сиптерсеннәр, ә синдә көннәр буена, хәтта ярты төнгә кадәр су булмасын, - дип сөйләшүгә кушылды Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмадуллин. - Тулы норматив нигезендә акча түләсәләр, бу кадәр үк кыланмаслар иде. Ни кызганыч, яшелчә бакчасы булганнарга "полив" өчен түләү норматив буенча бер сутый исәбеннән генә алына, ә аңа бәрәңге бакчасы кертелмәгән. Кисәтү ясасаң, без су сипкән өчен акча түлибез, дип кенә җавап бирәләр. Кешедә бер-берсенә карата хөрмәт дигән нәрсә калмады. Һәркем үзе өчен генә яшәргә өйрәнде. Үзендә су бармы - бар, башкада аның эше юк. Моңа чик куярга вакыт. Составында төрле орган хезмәткәрләре, полиция участок инспекторы булган комиссия суны исраф итүчеләрне, кем булуларына карамастан, беркетмә язып, исәпкә алачак. Кискен чаралар күрми мөмкин түгел. Суга гына да 7 мең сумга кадәр җыелган әҗәтлеләр бар. Басым җитмәү сәбәпле, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, башняларга су тутырып булмый. Рейдлар вакытында су сибелә торган бакчаларга кереп, шлангның су үткәрү күләме, диаметры белән дә кызыксынып, аның күпме су исраф итүе исәпләнәчәк. Әйтик, 20 миллиметрлы шланг бер сәгатькә күпме су агыза, шул тәүлек әйләнәсенә, ягъни 24 сәгатькә тапкырланып, түләү җиткереләчәк. Андыйлар вакытлы матбугатта да яктыртып барылачак. Бу дүшәмбедәге рейд барышы фотога төшерелеп, актлар төзелде.
Шуны да хәбәр итү кирәктер, күпкатлы йортта яшәүче күршең йорт яны бакчасындагы яшелчә түтәленә, исәп приборына керми генә, су сибә икән, ул ОДН булып башкаларга "утыра". Монда инде һәркайсыбызга һәрдаим, урыслар әйтмешли, "начеку" булырга кирәк. Кайда кемнең су агызганын күрәсең, фотога төшерәсең дә, тиешле органнарга хәбәр итәсең.
Әмма моның белән генә хәлне тамырдан үзгәртеп булмый. Сөйләшүдә катнашучылар билгеле бер сәгатьләрдә суны - бер, аннан икенче урамнарга бирергә кирәклеген, аерым алганда, күпкатлы йортларда яшәүчеләргә аны иртәнге биштән кичке сәгать тугызга кадәр, шәхси йортларга кичке якта бирүне гамәлгә кертү кирәклеген күтәрделәр.
Чиста суның елдан-ел кими баруы хакында күпләр белә. Танылган күрәзәчеләр дә бу хакта искәртеп килә. Глобаль җылыну нәтиҗәсендә су да калмаска, сулыклар да корый башларга мөмкин. Бу хакта ныклап уйлансак, суның кадерен белеп, аны юк-барга исраф итмәсәк иде.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышыннан:
- Бәрәңге тишелеп чыгып, өч атна үтмичә, аңа артезиан суы сибәргә ярамый. Анда да елга, яңгыр суы гына файдалы. Артезиан коесының салкын суы туфракны тыгызлый, туклыклы матдәләрне үтерә, туфракка һава керүне киметә. Мондый алым белән үстерелгән бәрәңге саклауга яраксыз, ул чери торган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев