Сарманда "Җиңүнең таныш йөзләре" акциясе кысаларында кичә узды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Җиңүнең таныш йөзләре» дип исемләнгән социаль-гуманитар акциягә старт бирелгән иде. Ул - сугыш ветераннары турында видеоматериаллар эшләү, фотоальбомнар ясауны максат итеп куйган проект. Аны тормышка ашыру барышында Бөек Ватан сугышының билгесез геройлары да барлана, аларның үзләренә яисә варисларына моңарчы тапшырылмаган бүләкләре тапшырыла....
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Җиңүнең таныш йөзләре» дип исемләнгән социаль-гуманитар акциягә старт бирелгән иде. Ул - сугыш ветераннары турында видеоматериаллар эшләү, фотоальбомнар ясауны максат итеп куйган проект. Аны тормышка ашыру барышында Бөек Ватан сугышының билгесез геройлары да барлана, аларның үзләренә яисә варисларына моңарчы тапшырылмаган бүләкләре тапшырыла. Акция кысаларындагы шундый чараларның берсе район үзәгендә бүген - 5 февральдә «Сарман» кинотеатрында үтте.
Очрашуга Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов та килгән иде. Ул очрашуның бик үзенчәлекле булуын, күңелнең иң нечкә кылларын да кузгатуын да билгеләп үтте.
Бу турыда тулырак язманы газетабызның 6 февраль саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев