5 февраль 2015 яңалыклары
-
Сарманда "Җиңүнең таныш йөзләре" акциясе кысаларында кичә узды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында «Җиңүнең таныш йөзләре» дип исемләнгән социаль-гуманитар акциягә старт бирелгән иде. Ул - сугыш ветераннары турында видеоматериаллар эшләү, фотоальбомнар ясауны максат итеп куйган проект. Аны тормышка ашыру барышында Бөек Ватан сугышының билгесез геройлары да барлана, аларның үзләренә яисә варисларына моңарчы тапшырылмаган бүләкләре тапшырыла....
-
"Соры базар" җәйгә 30 процентка кыскартылачак
Агымдагы елның 1 июленә "соры базар" 30 процентка кыскартылырга тиеш. Бу хакта бүген үткәрелгән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында үткәрелгән киңәшмәдә тагын бер кат әйтелде. Анда шулай ук илдә мәшгульлекне үзгәртеп коруның нәтиҗәле булырга тиешлеге, инвестиция мәйданчыкларын, проектларны үстерү һәм башкалар турында ассызыкланды. "Соры базар"ны кыскарту буенча...
-
Сарманда адашкан песинең хуҗасы табылган
Бер көнне без Сарманда бер песи югалганы турында язган идек. Аны Иске Кәшер авылыннан Елена Матвеева үзенә алып кайткан иде. Бу турыда Елена үзе хәбәр итте. Хәзер песинең хуҗасы табылган. Бүтән югалмасын дип теләп каласы килә.
-
Давыл Яхшыбай авылына да зыян салган
Күптән түгел давыл икенче санлы Җәлил урта мәктәбенә зыян салган иде. Давыл Яхшыбай авылында "үз эзен" калдырган. Бер йортның калай коймасына зыян килсә, икенче йортның сарай түбәсен "алып аткан". Шулай ук авыл клубының тәрәзәсе коелып төшкән.