Сарманда митинг үтәчәк
1941 елның 22 июне. Ул тарихка авыр, дәһшәтле - Бөек Ватан сугышы башланган көн булып кереп калды. Бу көнне без хәтер яңартабыз, яу кырында, тылда һәлак булган якташларыбызны, якыннарыбызны искә алабыз. 21 июнь, шимбә көнне район үзәгендәге мемориал-комплекс алдында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, мәдәният йорты, китапханә, яшьләр эше, спорт...
1941 елның 22 июне. Ул тарихка авыр, дәһшәтле - Бөек Ватан сугышы башланган көн булып кереп калды. Бу көнне без хәтер яңартабыз, яу кырында, тылда һәлак булган якташларыбызны, якыннарыбызны искә алабыз. 21 июнь, шимбә көнне район үзәгендәге мемориал-комплекс алдында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, мәдәният йорты, китапханә, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, аграр көллият, Сарман гимназиясе, урта мәктәп, хәрби комиссариат, район ветераннар Советы белән берлектә, митинг үткәрә. Аңа барлык райондашлар чакырыла. Татарстан хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе Дашгын Гасановның, сугыш ветераннарының сөйләүләре була, мемориалга чәчәкләр, тәкыялар салына. Митинг 21 июнь көнне иртәнге сәгать 10:00 да башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев