19 июнь 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар Пенсия фонды сорауларын әзерлиләр
26 июнь көнне 11:00 сәгатьтә район Пенсия фонды идарәсендә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Иванов Максим Викторович гражданнарны кабул итә. Түбәндәге телефоннар буенча алдан язылырга мөмкин: 074; 2-50-52.
-
Сарманда митинг үтәчәк
1941 елның 22 июне. Ул тарихка авыр, дәһшәтле - Бөек Ватан сугышы башланган көн булып кереп калды. Бу көнне без хәтер яңартабыз, яу кырында, тылда һәлак булган якташларыбызны, якыннарыбызны искә алабыз. 21 июнь, шимбә көнне район үзәгендәге мемориал-комплекс алдында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, мәдәният йорты, китапханә, яшьләр эше, спорт...
-
Кәүҗияктән Лилия Гаязова "Нечкәбил-2014" конкурсының ярымфиналына чыкты
Татарстанда "Нечкәбил-2014" хатын-кыз матурлыгы конкурсы бара. Анда катнашучы хатын-кызлар 23 яшьтән өлкәнрәк булырга һәм балалар тәрбияләргә тиеш. Конкурсның төп максаты - гаиләне саклау, тату яшәүне күрсәтү. Конкурсант хатын-кызлар башта әзерлек курслары үттеләр. Алдагы этап - 7 сентябрьдә Казан шәһәрендә ярымфинал. Анда Кәүҗияк авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Гаязова үзенең...
-
Сарманлылар төзелеп килүче бассейнга исем эзләргә ярдәм итәләр
Билгеле булганча, Сарманда ябык бассейн төзелеше бара. Хәзер аңа исем уйларга кирәк. Без сезнең ярдәмсез булмас дип уйладык. Бассейнга исем вариантларын комментарийларда калдыра аласыз. Бассейнга исем эзләү шулай ук "Спорт в Сармановском районе" төркемендә бара.
-
Сарманлылар бушлай юридик ярдәм ала алалар
27 июньдә Россия Федерациясендә Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә. Ул Россиянең Юристлар ассоциациясе тарафыннан игълан ителде һәм бу көнне теләгән барлык кешеләр түләүсез юридик ярдәм ала алалар. Сарманда бушлай юридик ярдәм күрсәтү "Сарман" кинотеатрының (Сарман авылы, Ленин урамы, 28 нче йорт) икенче катында конференцияләр залында оештырыла. Гражданнарны 8:00-11:00 сәгатьләрдә...
-
Салкын Чишмә-Александровка юлында бер машина кюветка капланган
18 июньдә 17:30 сәгатьтә Салкын Чишмә-Александровка юлының 12 нче километрында Лада-217030 автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый һәм кюветка каплана. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә автомобиль йөртүчесе ябык баш травмасы һәм баш мие селкенү диагнозы белән "Татнефть" җәмгыятенең Әлмәт шәһәрендәге медик-санитар бүлегенә озатыла.