Сарман урта мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы үтте
21 декабрь көнне Сарман урта мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта район буенча балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Гөлнар Гарифуллина, участок инспекторы Ленар Фәретдинов, ЮХИДИ инспекторы Айдар Мифтахов чыгыш ясадылар. Тәмәке тарту зыяны турында сөйләделәр, кичке рейдларның мөһимлеген кабат искә төшерделәр. Шулай ук Сарман районы балалар табибы Ләйсән Фәхретдинова чыгышы...
21 декабрь көнне Сарман урта мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта район буенча балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Гөлнар Гарифуллина, участок инспекторы Ленар Фәретдинов, ЮХИДИ инспекторы Айдар Мифтахов чыгыш ясадылар. Тәмәке тарту зыяны турында сөйләделәр, кичке рейдларның мөһимлеген кабат искә төшерделәр. Шулай ук Сарман районы балалар табибы Ләйсән Фәхретдинова чыгышы да тыңланды.
Мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова 2016-2017 нче уку елының I яртыеллыгына йомгак ясады, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Исмәгыйлева БДИ һәм ДЙА бирүдәге яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштырды. Чирек йомгаклары буенча сөйләшү классларда дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев