21 декабрь 2016 яңалыклары
-
Сарман урта мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы үтте
21 декабрь көнне Сарман урта мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта район буенча балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Гөлнар Гарифуллина, участок инспекторы Ленар Фәретдинов, ЮХИДИ инспекторы Айдар Мифтахов чыгыш ясадылар. Тәмәке тарту зыяны турында сөйләделәр, кичке рейдларның мөһимлеген кабат искә төшерделәр. Шулай ук Сарман районы балалар табибы Ләйсән Фәхретдинова чыгышы...
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Җәлилдән Данил Кадыров
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Җәлил бистәсеннән Данил Кадыров.
-
Район мәдәният йортында инвалидларның "Өмет" төркеме хәйрия концерты оештыра
Иртәгә, 22 декабрьдә, 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында инвалидларның «Өмет» төркеме баш яман шеше белән авыручы 15 яшьлек Азнакай кызы Зарина Хәсәншинага ярдәм җыю концерты оештыра. Хөрмәтле милләттәшләр, сезне хәйриячелек кылырга чакырабыз, - дип мөрәҗәгать итте төркем җитәкчесе Ләйлә Карамова.
-
Ләшәү Тамак мәктәбе каршына кар сыннары ясалды
Ләшәү Тамак мәктәбе каршына укытучылар, балалар белән берлектә, кар сыннары ясадылар.
-
Район халкы үз участок табибларын беләме?
Хастанаханәгә төшкәч, иң беренче эш итеп, амбулатор карточканы алабыз. Ул, гадәттә, участок табибы бүлмәсендә була. Ә менә сез үзегезнең участок табибларыгызны беләсезме? Моны аноним сораштыру күрсәтер.
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Сарманнан Шамил Гәрәев
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сарман авылыннан Шамил Гәрәев.
-
Сарман матбугат үзәге игълан иткән "Онытылмаслык мизгел" конкурсында тавыш бирү башланды
Дуслар! "Онытылмаслык мизгел" конкурсына нәтиҗә ясар вакыт җитте. Әйткәнебезчә, без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне алып) ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә "Онытылмаслык мизгел" дип исемләнгән альбомга куябыз. "Лайк"лар саны буенча җиңүче билгеләнәчәк, аны билгеләр өчен бер тәүлек бирелә. Игътибар: алдан җыелган "лайк"лар роль уйнамый, көнендә куелганнары гына...
-
Җырчылар бәйгесендә катнашучы райондашыбыз Рөстәм Сабиров өчен тавыш бирү дәвам итә
Райондашыбыз Рөстәм Сабиров Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов һәвәскәр җырчылар арасында игълан иткән үзенчәлекле бәйгедә "Илһамга" җыры белән катнаша. Сезне аңа тавыш бирергә чакырабыз. Рөстәмнең җыры Тавыш бирү Шулай ук укыгыз: Җәлил егете җырчылар бәйгесендә катнаша
-
Түбән Ләшәү мәдәният йорты Яңа елга әзерләнә
Түбән Ләшәү мәдәният йорты Яңа елга әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Мәдәният йорты каршына кар сыннары ясап куелды.
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Җәлилдән Ильяс Арсланов
Дуслар! Безнең "Кыш Бабай белән бергә" конкурсыбыз дәвам итә. Чираттагы катнашучыбыз - Җәлил бистәсеннән Ильяс Арсланов.
-
Җәлил егете җырчылар бәйгесендә катнаша
Дуслар! Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның һәвәскәр җырчылар арасында үзенчәлекле бәйге игълан итүе турында без хәбәр иткән идек. Анда райондашыбыз Рөстәм Сабиров та катнаша. Күптән түгел шул билгеле булды - 43 нче сан астында катнашучы Яр Чаллыдан Азат Шәймарданов чыгышы белән безнең районнан икән. Ул - Җәлил бистәсе егете. Аңа...
-
Иске Минзәләбаш мәдәният йорты янына кардан сыннар ясадылар
Иске Минзәләбаш мәдәният йорты янына кардан сыннар ясалды.
-
Район юлларында – көчле буран һәм бозлавык
Хөрмәтле дуслар! Бүген район юлларында көчле буран күзәтелә. Шулай ук бозлавык та бар. Юлларда сак булыгыз!