Сарман урманында кыр кәҗәләре һәм кабаннар видеога эләккән
Видео укучыбыз тарафыннан юлланды.
Балагач урманындагы селәүсен (рысь – рус.) турындагы хәбәрдән соң, редакциябезгә тагын да кызыклырак видеолар килеп иреште. Сарман районының табигать сөючеләре кыргый җан ияләрен видеога төшерә алган.
Укучыларыбыз күзәтүе
Бу юлы объективка кыр кәҗәләре (косуля – рус) һәм кабаннар эләккән.
Бу кадрлар Сарман табигатен яратучылар өчен зур бүләк. Видеодан күренгәнчә, җан ияләре өерләре белән йөри, димәк, алар өчен район урманнарында азык та җитәрлек, куркыныч та янамый.
Редакциядән искәрмә: Кабаннар белән очрашканда аеруча сак булыгыз! Алар кыр кәҗәләре кебек куркак түгел. Хайваннарның тынычлыгын бозмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев