Балагачта «зур мәче»: укучыбыз сирәк очрый торган җан иясен төшергән
Сарман табигате үзенең серләрен ача башлады.
Социаль челтәрләрдәге төркемебезгә укучыбыз Зөләйха Абдуллина кызыклы фотография юллады. Анда Балагач урманында (ГЗУ-22 тирәсе) иркенләп йөрүче кыргый мәче — селәүсен (рысь – рус.) сурәтләнгән.
Республика буенча санаулы гына калган бу сылу, әмма бик сак җан иясе безнең районда да үзен хуҗаларча хис итә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, селәүсенне табигатьтә очрату, аеруча аны видеога яздырып алу — бик зур уңыш. Бу кадрлар Сарман табигатенең никадәр бай һәм чиста булуын тагын бер кат раслый.
Халык нәрсә ди?
Бу яңалык укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уятты. Пост астында калдырылган комментарийлар да игътибарга лаек:
* Зөлфия Исламова: «Урманнар чатырман хәзер, кеше дә бик еш йөрми. Шуңа да чын хуҗалар кире кайта, дип уйлап куйдым».
* Даимә Кәлимуллина: «Күршем төшергән бу фотоларны. Кыргый кәҗәләрне дә Бузат чишмәсенә барганда күргәнем булды», — дип яза.
Чыннан да, Татарстан урманнарында поши һәм кыр кәҗәләре (косуля – рус.) саны тотрыклану турында хәбәр иткән идек инде. Кыргый җан ияләренең Сарман якларына кире кайтуы — табигатьнең үзенчәлекле бүләге.
Зөләйха Абдуллинага шушындый кызыклы яңалык белән бүлешкәне өчен рәхмәт белдерәбез!
Урманда селәүсенне очратсагыз, нишләргә? Белгечләр киңәше
Селәүсен, кагыйдә буларак, кешедән курка һәм, ерактан күрү белән, качарга тырыша. Әгәр дә сез аны күргәнсез икән, димәк, ул сезне үзенә куркыныч тудырмый, дип саный. Ләкин үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен онытмаска кирәк:
Йөгермәгез! Кыргый җан иясе алдында йөгерә башласагыз, анда «аучы инстинкты» уянырга мөмкин.
Күзләренә карамагыз. Хайваннар дөньясында турыдан-туры күзгә карау — агрессия билгесе.
Үзегезне «зурайтыгыз». Кулыгызны югары күтәрегез яки курткагызны җәегез — селәүсен сезнең зуррак икәнлекне аңларга тиеш.
Шаулагыз. Каты итеп сөйләшегез, кул чабыгыз яки ачкычлар белән шалтырагыз. Ят тавышлар аны куркытып җибәрәчәк.
Акырын гына чигенегез. Хайванга аркагызны бормагыз, артка чигенә-чигенә, качарга юл калдырыгыз.
Исегездә тотыгыз: селәүсен — безнең табигатьнең байлыгы. Аңа зыян салмыйча, ерактан гына күзәтү дөрес булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев