САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Сарман аграр көллияте студентлары сәламәтлекләре турында кайгырталар

Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сарман аграр көллияте студентлары якташыбыз – милли көрәш буенча Россия һәм дөнья чемпионы, тренер Алмаз Миңнехуҗин белән очраштылар.

Ачык сөйләшү вакытында ул авырлыкларны җиңү тәҗрибәсе белән уртаклашты, яңа җиңүләргә илһам табарга һәм үз-үзеңә ышанырга өйрәтте. Көллиятнең спорт залында массакүләм зарядка да оештырылды. Студентлар, «Алдынгылар Хәрәкәте» вәкилләре, директорның тәрбия буенча киңәшчесе Гүзәл Шәймөхәммәтова чемпион белән бергә төрле күнегүләр ясадылар.

Шулай ук көллияттә сәламәт яшәү рәвеше буенча «Ышанам - ышанмыйм» дип исемләнгән уен үтте. Студентлар туклану, спорт, гигиена һәм психик сәламәтлек турында фикерләр белән таныштылар. Алар кайда – дөрес, кайда – ялган икәнлеген ачыкларга тиеш иделәр.

Фотолар аграр көллиятнең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев