САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саклаубашта "Рамазан" мәчетенең 20 еллыгы билгеләнеп үтте

Саклаубаш халкы авылының "Рамазан" мәчетенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Тантанага Сарман муниципаль районы аппарат җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы, Сарман районы имам-хатибы Сәгыйть хәзрәт, авыллардан имам-хатыйблар, авылдашлар, кунаклар, "Татарстан Яңа Гасыр" телевизион каналы журналистлары катнашты. Тантананы Саклаубаш мәчетенең имам-хатыйбы Хәйдәр хәзрәт ачып җибәрде. Ул Саклаубаш авылының дини тормышын, мөчет төзелешен,...

Саклаубаш халкы авылының "Рамазан" мәчетенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Тантанага Сарман муниципаль районы аппарат җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы, Сарман районы имам-хатибы Сәгыйть хәзрәт, авыллардан имам-хатыйблар, авылдашлар, кунаклар, "Татарстан Яңа Гасыр" телевизион каналы журналистлары катнашты. Тантананы Саклаубаш мәчетенең имам-хатыйбы Хәйдәр хәзрәт ачып җибәрде. Ул Саклаубаш авылының дини тормышын, мөчет төзелешен, сөйләде. Котлау белән аппарат җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы, авыл җирлеге башлыгы Әлфис Файзрахман улы, Сәгыйть хәзрәт, кунаклар Азат Нәҗметдинов, Фазлый Хаҗиев чыктылар.

Котлаулардан соң истәлекле бүләкләр тапшырылды. Вәгазь укылды. Кунакларны чәй өстәленә чакырдылар. Авыл җирлеге башлыгы башкарылган һәм планнаштырылган эшләр турында сөйләде.

Чарада катнашучылар шулай ук Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге фаҗига корбаннарына дога кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев