16 март 2015 яңалыклары
-
Өчөйле Саклауда зур концерт узды
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында Актүбә инвалидлар җәмгыятенең зур концерты булды.
-
Саклаубашта "Рамазан" мәчетенең 20 еллыгы билгеләнеп үтте
Саклаубаш халкы авылының "Рамазан" мәчетенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Тантанага Сарман муниципаль районы аппарат җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы, Сарман районы имам-хатибы Сәгыйть хәзрәт, авыллардан имам-хатыйблар, авылдашлар, кунаклар, "Татарстан Яңа Гасыр" телевизион каналы журналистлары катнашты. Тантананы Саклаубаш мәчетенең имам-хатыйбы Хәйдәр хәзрәт ачып җибәрде. Ул Саклаубаш авылының дини тормышын, мөчет төзелешен,...
-
Районда техник караулар Нөркәйдә башланып китте
Хуҗалыкларда тракторлар, үзйөрешле техника һәм аларның арбаларына техник караулар башланды. Аларның беренчесе бүген "Нөркәй" агрофирмасында булды. Тикшерүне дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге начальнигы Альберт Салахов, агрофирма җитәкчеләре катнашында уздырды. Техник карауларның кайда кайчан узуы, аңа кагылышлы үзгәрешләр турында мәгълүмәтне сылтамадан узып укый аласыз.
-
Сарманда яшьләр иҗтимагый палатасының беренче утырышы узды
Бүген «Сарман» кинотеатрында муниципаль район Советы каршында оештырылган яшьләр иҗтимагый палатасының беренче утырышы узды. Утырышта район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Альбина Сабирова, район Советы рәисе урынбасары Гүзәл Гәрәева, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов катнаштылар. Иң элек палатаның эшчәнлеге һәм аны формалаштыру нәтиҗәләре...
-
Кәүҗияктә ветераннарга багышланган бәйрәм узды
Кәүҗияк авыл җирлегендә 6 март көнне Бөек Җинүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл һәм сугыш ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды.Ветераннарны Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе- Нуртдинов Л.Х.,авыл җирлеге башлыгы-Ахметгараев Ф.Н. котладылар һәм аларга юбилей медальләре тапшырдылар.Тантанада ветераннар Советы рәисе-Шакирова Ф.С. да катнашты ,үзенең теләкләрен җиткерде.Тантана Кәүҗияк авылы мәдәният йортында узды...
-
Янурыста референдумга килгән кешеләрне концерт номерлары белән каршы алдылар
Янурыс авыл җирлегендәүзара салым җыю буенча референдум узды. Референдум концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Кәүҗияк мәктәбендә кызыклы чаралар бик күп үткәрелә
МБББУ "Кәүҗияк төп гомуми белем бирү" мәктәбендә төрле чаралар узып тора. "Әфганстан-йөрәк ярам" исемле мәктәп күләмендә ачык класс сәгатен Шайхетдинова Р.Г., М.Җәлилне искә алып, 9 нчы сыйныф укучылары арасында "Үз уен" дип аталган интиллектуаль уенны Даутова Р.М. үткәрде. Ай дәвамында мәктәп укучылары арасында спорт ярышлары узды. Чаңгы ярышы булды. 1-5...
-
Шәрләрәмәдә референдум узды
Шәрләрәмә авыл җирлегендә узара салым акчалары җыю буенча референдум узды.
-
Сарманның "Старт" хоккей командасы икенче урынны яулады!
Районының "Старт" хоккей командасы республика күләмендә узган ярышта катнашты. ОАО "Татнефть" кубогы өчен көрәшеп, икенче урын алды. Яшь хоккейчыларыбызны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез! Тулырак фоторепортажны сылтамадан узып карый аласыз: ХК" Нефтяник" официальная группа