Саклаубаш мәктәбендә төрле чаралар үтте
Саклаубаш мәктәбендә тәрбия эше төрле юнәлешләрдә алып барыла. Патриотик тәрбия, әхлак һәм зәвык тәрбиясе, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү - боларны бер-берсеннән аерып карау дөрес булмас иде. Январь ае Саклаубаш мәктәбендә әлеге юнәлешләрдәге чараларга бай булды. 20 январь - беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган көне. Бу көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен "Горур...
Саклаубаш мәктәбендә тәрбия эше төрле юнәлешләрдә алып барыла. Патриотик тәрбия, әхлак һәм зәвык тәрбиясе, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү - боларны бер-берсеннән аерып карау дөрес булмас иде. Январь ае Саклаубаш мәктәбендә әлеге юнәлешләрдәге чараларга бай булды.
20 январь - беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган көне. Бу көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен "Горур башкалам" дигән тәрбия сәгате узды. Чара вакытында балалар аның туган авылындагы музейга виртуаль экскурсия ясадылар. Илебез тарихы әлеге бөек шәхес белән аерылгысыз икәнлеген укучыларга яшь үзенчәлекләрен искә алып аңлатылды.
Юморист Алмаз абый Хәмзинның килүе балалар өчен бик куанычлы вакыйга булып истә калды. Тере артист һәм язучы күрү көн дә тәтеми бит авыл укучысына! Һәр бала икешәр "Сабантуй" журналына ия булды.
Китапханәче Фәнисә Фатыйхова китап укуга кызыксыну уяту буенча даими эш алып бара. Аның "Китап төзелеше" дип аталган библиодәресе башлангыч класс укучылары өчен бик кызыклы булды.
Мәктәбебезнең хезмәт укытучысы (шул ук вакытта өстәмә белем бирү түгәрәге җитәкчесе) Шамил Нәҗметдинов ел дәвамында укучылары белән олимпиадаларда, конкурсларда призлы урыннар яулый. Бу юлы да ул үзенең укучысы Рамил Ильясов белән "Икенче сулыш" дип аталган конкурста икенче урынны алды.
Укытучыларыбыз мәктәптә укыту-тәрбия генә биреп калмый, профессиональ конкурсларда да актив катнашалар. Рус теле укытучысы Людмила Иванова "Ел укытучысы-2017" конкурсының муниципаль турында катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев