25 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Райондашыбыз спектакльдә төп рольне башкарачак
8 февральда район мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры якташыбыз Аяз Гыйләҗевның "Кар астында кайнар чишмә" комедиясен күрсәтә. Төп рольдә шулай ук якташыбыз - Эдуард Латыйпов. Башлану вакыты - 19.00 сәгатьтә. Рәхим итегез! Эдуард Латыйповның ВКонтакте челтәрендәге шәхси битеннән фотолар
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – витаминлы җиләк-җимеш чәе
Сезгә витаминлы җиләк-җимеш чәе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - алма - 1 данә; - мандарин - 2 данә; - гранат төшләре - 50 грамм; - дарчин - 1 данә; - канәфер - 3 данә; - су - 500 миллилитр. Бөтен җиләк-җимешләрне турыйбыз, чәйнеккә салабыз. Дарчин, канәфер өстибез. Кайнар су...
-
Кәүҗияк мәктәбе командасы мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады
21 январьда районда мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы уздырылды. Бу уеннарда Кәүҗияк мәктәбе укытучылар командасы да актив катнашты. Команда составында "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Раушания Зыятдинова да бар иде. Ул, команда данын яклап, дартс ярышында икенче урын алды. Ә команда аркан тартуда җиңү яулады.
-
Россия Төзелеш министрлыгы ана капиталын куллануның яңа ысулын тәкъдим итә
Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ана капиталы акчасын декрет ялында булган вакытта ипотека кредитының айлык түләвенә тотуны тәкъдим итә. Россия Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы урынбасары шул турыда "Бердәм Россия" партиясе съездында җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС. "Безнең ана капиталына кагылышлы тәкъдимебез бар һәм мин аның буенча...
-
Саклаубаш мәктәбендә төрле чаралар үтте
Саклаубаш мәктәбендә тәрбия эше төрле юнәлешләрдә алып барыла. Патриотик тәрбия, әхлак һәм зәвык тәрбиясе, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү - боларны бер-берсеннән аерып карау дөрес булмас иде. Январь ае Саклаубаш мәктәбендә әлеге юнәлешләрдәге чараларга бай булды. 20 январь - беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган көне. Бу көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен "Горур...
-
Район үзәк чыршысы өчен тавыш бирергә ашыгыгыз!
Республиканың Иҗтимагый палатасы декабрь аенда "Муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсы игълан иткән иде. Ул 26 январьга 23:59 сәгатькә кадәр барачак. Конкурста Сарманның үзәк ял паркындагы чыршы да катнаша. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, халык арасында үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Үзебезнең чыршыны җиңүчеләр арасында күрергә теләсәгез (ул...