Районда тәмәке тартучыларга көн бетә
1982 елның җәендә без Санкт-Петербургка (ул чакта әле Ленинград) институттан практика үтәргә бардык. Студентлар шәһәрчегенең бер тулай торагында яшәдек. Шунда балконда тәмәке тартучы кызларны күргәч, бик аптыраган идек без: ничек инде кыз кеше, яшереп тә тормый, тәмәке тарта?! Шәһәр буйлап йөргәндә, паркларда эскәмияләрдә тартып утыручыларын да күрдек. Ул елларда Казанда...
1982 елның җәендә без Санкт-Петербургка (ул чакта әле Ленинград) институттан практика үтәргә бардык. Студентлар шәһәрчегенең бер тулай торагында яшәдек. Шунда балконда тәмәке тартучы кызларны күргәч, бик аптыраган идек без: ничек инде кыз кеше, яшереп тә тормый, тәмәке тарта?! Шәһәр буйлап йөргәндә, паркларда эскәмияләрдә тартып утыручыларын да күрдек. Ул елларда Казанда да хатын-кызлар күрсәтеп тәмәке тартмый иде әле. Ә хәзер…
Инде авылларда да яшереп тә тормыйча тартучылар бар. Тәмәкенең зыяны (бигрәк тә хатын-кыз организмы өчен) турында әллә күпме исбатланган мисаллар билгеле. Ә кеше һаман үз-үзен юк итү өстендә эшләвен дәвам итә. Бөтенләй акылга сыймаслык хәлләр бар хәтта. Өченчекөн "Пусть говорят" тапшыруында әтисенең яшь ярымлык баласына тәмәке каптырганын, әнисенең, көлә-көлә, видеога төшергәнен күпләрегез күргәндер. Студиягә җыелган халык алдында: "Ул төтенен суырмады, бу безнең зур ялгышлык булган. Ул хәзер инде өч яшьтә, тәмәкенең зарарлы икәнен аңлый", - дип, бик озак акланды әти-әнисе.
Дөньяда ел саен тәмәке "әсирлегеннән" 6 миллионлап кеше үлә, диләр. Шуларның 600 меңләбе - үзләре тартмаучы, янәшәсендәге тартучының төтененнән агуланучы кешеләр. Хөкүмәт тәмәке тартуны чикләү буенча ниндидер законнар да чыгара, төрлечә көрәшеп тә карыйлар, тик файдасы бик күренми бугай. Менә 2013 елның 15 ноябреннән җәмәгать урыннарында тартучыларга карата каты чаралар күрелә башлады, дибез. 1 июньнән алар тагын да катыланачак. Шулай да, аларның нәтиҗәсе бармы? Каты чаралар куллануга, гомумән, тәмәке тартуга кемнең карашы нинди? Без берничә кешегә шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
Мөхтәр Хафизов, 82 яшьтә:
- Тәмәкене ташлаганыма кырык еллап инде. Ә шактый озак тарттым мин аны. Без - тугыз-ун яшьлек малай-шалайлар зурлардан «үрнәк алып» өйрәндек аны тартырга. Билгеле, әти-әниләрдән качып, яр астына төшеп тарта идек. Нәрсә тарта идегез, диегез әле. Мүк йолкып алып, шуны кәгазьгә төреп тарта идек. Шуннан ияләнелде. Ә озак кына тарткач, бер елны башым еш әйләнә, авырта башлады, хәтер начарайды. Тәмәкедәндер дигән фикергә килеп, ташларга карар кылдым һәм көнендә үк ташладым. Әкренләп хәлем дә яхшырды. Мин аны беркемгә дә тартырга киңәш итмим, зыяннан башка нәрсәсе юк.
Илназ Сираев, 23 яшьтә:
- Мин тартмыйм һәм тартып караганым да булмады. Ә менә әтием тарта, һәм ул көнгә бер-ике кап тартып бетерергә дә мөмкин. Аның зарары турында бик яхшы беләбез, менә әти дә хәзер ташлый алмый интегә. Сәламәтлеккә күпме зыян, гаилә бюджетына күпме суга… Ә җәмәгать урыннарында тартучыларга җәзага килгәндә, тарту өчен махсус урыннар булдыру кирәктер. Кем әйтмешли, камышлыкка качып тарта алмый бит инде алар.
Марат Хөснуллин, 41 яшьтә:
- Тартам, кайда туры килә, шунда, чөнки махсус урыннары юк. Шуңадырмы, җавапка тартабыз дип бәйләнүче юк.
Рузилә Йосыпова, табиб-эпидемиолог ярдәмчесе:
- Тәмәке - төрле авырулар таралуга да сәбәпче. Тартучылар тиз кызып китүчән яисә, киресенчә, сүлпән булалар. Ул йөрәк-кан системасын зарарлый, авыз куышлыгында, үпкә, үңәч, сидек куыгы, ашказаны асты бизендә яман шешләр тууга китерә. Әгәр тартуны ташласаң, 20 минуттан кан басымы нормальләшә, 8 сәгатьтән кандагы агулы газның яртысы бетә, 2 атнадан үзеңне яхшы хис итә башлыйсың һәм ул 10 атна дәвамында яхшыра бара, 3-9 айдан сулыш алгандагы гыжлау, йөткерү бетә, чөнки үпкәләрнең кислород сыйдырышлылыгы 10 процентка арта, 10 елдан үпкә рагыннан үлү куркынычы тартмаучы кешенеке кебек түбән була. Сәламәт яшәп, югары эшчәнлек алып барырга теләгән һәркем шушыннан нәтиҗә ясый ала.
Илмир Мөхәммәдиев, район эчке эшләр бүлегенең административ законнарны үтәтү буенча инспекторы:
- Аерым биналарда һәм территорияләрдә тәмәке тартуны тыю халыкның сәламәтлегенә тәмәке төтене тәэсиреннән һәм аны тартудан килә торган зыянны булдырмау максатларында тормышка ашырыла. Белем бирү, мәдәният, физкультура һәм спорт, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә, идарә органнарында, балалар мәйданчыкларында, автозаправкаларда, җәмәгать транспортында тәмәке тарту тыелганын һәркем беләдер. 1 июньнән ул исемлек тагын да артачак. Бина (милек) хуҗасы тәмәке тарту өчен җилләтелүче махсус урын яки ачык һавада махсус мәйданчык ясый ала. Законны бозып, рөхсәт ителмәгән урында тәмәке тарткан өчен административ җаваплылык каралган. Биналарда, рөхсәт ителмәгән территорияләрдә тарткан өчен 500 сумнан башлап 1000 сумга кадәр штраф салына. Ә балалар мәйданчыкларында тәмәке төтенләтүчегә штраф 2000-3000 сум күләмендә каралган. Безнең хезмәткәрләр тарафыннан 30 кеше ярамаган урында тәмәке тарткан өчен җаваплылыкка тартылды, аларга 500әр сум күләмендә штраф салынды. Шуны да әйтергә кирәк: аларның өчесе - балигъ булмаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев