30 май 2014 яңалыклары
-
Сарман районы кызлары "IT-чемпион-2014" конкурсының беренче этабында җиңделәр
Март аенда игълан ителгән "IT-чемпион-2014" республика конкурсының беренче этабы тәмамланды, "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде. Сарман районыннан бу исемлеккә Сарман урта мәктәбе укучысы Аделя Салихова, Җәлил гимназиясе укучысы Энҗе Сабитова һәм Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ләйлә Кәлимуллина керделәр. Алар махсус бүләкләргә ия булдылар. Исемлек белән...
-
Ләшәү Тамакта бер йортка бур кергән
Ләшәү Тамак авылында билгесез кеше, бер йортка кереп, акча алып чыгып киткән. Хәзерге вакытта әлеге җинаять буенча тикшерү эшләре бара.
-
Сарманда шәхси эшмәкәрләрдән әҗәтләрне эзләп алу айлыгы бара
12 майдан Пенсия фонды идарәсе суд приставлары хезмәте белән берлектә күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән иминият взнослары буенча әҗәтләрне эзләп алу айлыгы башлаган иде. Бүген "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре дә рейдка чыктылар. Айлык барышында бүгенге көнгә кадәр югарыда телгә алынган хезмәтләрнең җаваплы затлары 49 әҗәтледә булганнар, 245 мең сумны кайтарып алганнар....
-
Сарман Сабантуена актив әзерлек бара
Сабантуйга бер атна диярлек вакыт калып килә. Хәзер аңа әзерлек эшләре актив бара: ял йортчыклары ямьләндерелә, өстәлләр һәм утыргычлар ремонтлана, чүпләр җыела. Шулай ук укыгыз: Сарман Сабантуена да күп калмады
-
Районның җиде авыл җирлегендә референдум үтәчәк
1 июньдә Сарман районының җиде авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум узачак. Калган 14 авыл җирлегендә референдум 27 апрельдә узды. Үзара салым акчалары нәрсәгә тотылачак? Авыл җирлеге Җирле мәсьәләләр Азалак авыл җирлеге 1) җирлекнең торак пунктлар чикләрендәге гомуми кулланышта булган юлларны төзекләндерү; 2) зиратларны карау, тоту һәм ритуаль хезмәтләрне...
-
Янурыс авыл җирлегендә хуҗасыз, кыргый этләрне ауладылар
2014 елның 1 гыйнварыннан хуҗасыз этләрне аулау буенча эш муниципалитетларга тапшырылды. Яңа канун нигезендә бу эшне махсус оешмалар тормышка ашыра. 28 майда Янурыс авыл җирлегендә шундый оешма хезмәткәрләре тарафыннан хуҗасыз, кыргый этләрне аулау оештырылды.
-
Саклаубашта бер машинаның аккумуляторын салдырганнар
Шушы көннәрдә Саклаубашта бер машинаның аккумуляторын салдырып алганнар. Хәзерге вакытта җинаятьнең шартлары ачыклана, тикшерү эшләре бара.
-
Сарманда ике гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылды
Бүген Сарманда Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан узган тантанада ике гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылды дип язган идек. Аңа Сарманнан Вәлиәхмәтовлар (икенче балалары - Илназ) һәм Хөсәеновлар (икенче балалары - Милана) гаиләләре ия булдылар. Аларга сертификатларны муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тапшырды. Район Пенсия фонды идарәсе начальнигы Асыляр...
-
Шәрләрәмәдә балык тоту фаҗига белән тәмамланган
Шәрләрәмәдә бер ир-ат балык тотарга баргач фаҗигага юлыккан. Аның кинәт кенә авыруы кузгалып киткән һәм ул суга капланган. Нәтиҗәдә ир-ат вафат булган.
-
Сарманда Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан тантана булды
Бүген район ял паркында 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур тантана узды. Анда балалар матур җырлар башкардылар, бию осталыгы күрсәттеләр. Ел дәвамында төрле өлкәләрдә югары күрсәткечләргә ия булган балалар бүләкләнделәр. Ике гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярыштылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы...
-
Районда тәмәке тартучыларга көн бетә
1982 елның җәендә без Санкт-Петербургка (ул чакта әле Ленинград) институттан практика үтәргә бардык. Студентлар шәһәрчегенең бер тулай торагында яшәдек. Шунда балконда тәмәке тартучы кызларны күргәч, бик аптыраган идек без: ничек инде кыз кеше, яшереп тә тормый, тәмәке тарта?! Шәһәр буйлап йөргәндә, паркларда эскәмияләрдә тартып утыручыларын да күрдек. Ул елларда Казанда...