Районда каты көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру турында карарга киленде
Рөхсәтсез чүплекләрне бетерү максатыннан авылларда каты көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру турында карарга киленде. Алар Сармандагы һәм Җәлил бистәсе янындагы каты көнкүреш калдыклары полигоннарына чыгарылачак. Эш «Благоустройство» һәм «Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы (Благоустройство)» җәмгыятьләре белән төзелгән килешүләр нигезендә алып барылачак. 1 июньнән болай эшләүгә Иске Кәшер, Иске Минзәләбаш, Яңа Имән, Александровка, Янурыс,...
Рөхсәтсез чүплекләрне бетерү максатыннан авылларда каты көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру турында карарга киленде. Алар Сармандагы һәм Җәлил бистәсе янындагы каты көнкүреш калдыклары полигоннарына чыгарылачак. Эш «Благоустройство» һәм «Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы (Благоустройство)» җәмгыятьләре белән төзелгән килешүләр нигезендә алып барылачак. 1 июньнән болай эшләүгә Иске Кәшер, Иске Минзәләбаш, Яңа Имән, Александровка, Янурыс, Мортамак, Әлмәт, Петровка Завод авыл җирлекләре кереште. Ә Илексаз авыл җирлеге һәм Сарман авыл җирлегенә караган Яңа Әхмәт авылында бу инде 2014 елдан шулай эшләнә. 1 июльдән калган авыл җирлекләре дә моңа кушылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев