10 июнь 2016 яңалыклары
-
Районда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә
Хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Күпьеллык үләннәр 2500 гектарда урылып, 1050 тонна печән хәзерләнде, 6800 тонна сенаж салынды. Беррәттән үсемлекләрне тәрбияләү эшләре дә бара. Алар 49800 гектарда - чүп үләннәренә, 25800 гектарда - корткычларга, 34400 гектарда төрле авыруларга каршы эшкәртелделәр. 14500 гектарда тамырдан тукландыру үткәрелде.
-
Район почта бүлекчәләренең эш графиклары үзгәрә
Алда торган бәйрәм яллары белән бәйле рәвештә почта бүлекчәләренең эш графиклары үзгәрә. 11 июньдә -шимбәдә барлык бүлекчәләр дә эшли, эш вакыты бер сәгатькә кыскарак. 12-13 июнь көннәрендә, авыллардыгылары 14ендә дә, почта бүлекчәләре ял итә.
-
"Сарман"ның электрон вариантына язылу – нибары 250 сум!
Дуслар! Район газетасына 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу дәвам итә. Аның электрон вариантына да язылып була. Сайт белән бутамагыз - электрон варианттагы газета кәгазьдәгесеннән бернәрсә белән дә аерылмый. Аңа язылу 250 сум булачак. Без аны сезнең электрон почтагызга җибәрә торган булачакбыз. Электрон газета менә шундый "кыяфәттә" була: Газета
-
Район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучыларының чит телләрдән бердәм дәүләт имтиханнары бара
Бүген район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучыларының чираттагы бердәм дәүләт имтиханы - бу юлы чит телләрдән. Иртәгә, 11 июнь көнендә, укучыларның чит телләрдән имтиханнары дәвам итәчәк. Ике көндә дә алар имтиханны телдән бирәләр.
-
Сарман урта мәктәбе каршында оешкан җәйге лагерьга 110 бала йөри
Сарман урта мәктәбе каршында оешкан җәйге лагерьга 110 бала йөри. Алар өчен кече Сабантуй үткәрелә, төрле спорт ярышлары оештырыла, балалар кинотеатрга, паркларга экскурсияләргә йөриләр.
-
Районда каты көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру турында карарга киленде
Рөхсәтсез чүплекләрне бетерү максатыннан авылларда каты көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру турында карарга киленде. Алар Сармандагы һәм Җәлил бистәсе янындагы каты көнкүреш калдыклары полигоннарына чыгарылачак. Эш «Благоустройство» һәм «Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы (Благоустройство)» җәмгыятьләре белән төзелгән килешүләр нигезендә алып барылачак. 1 июньнән болай эшләүгә Иске Кәшер, Иске Минзәләбаш, Яңа Имән, Александровка, Янурыс,...
-
Сарманда терлекләргә түләмәгә каршы прививка ясалачак
12 июньдә Сарманда сәгать 7.00дән шәхси хуҗалыклардагы терлекләргә түләмәгә (сибирская язва) каршы вакцинация ясалачак. Ул түләүсез башкарыла. Хуҗаларның өйдә булулары һәм ветеринария хезмәткәрләренә булышлык итүләре сорала.