Районда инвалидлар ункөнлегендә үтәчәк чаралар планы
3 декабрь - Халыкара инвалид-лар көне. Шул уңайдан районда 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге игълан ителеп, алар өчен төрле чаралар үткәрү планлаштырылды. 1-10 декабрь. Күпфункцияле үзәк. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү. 2-45-27, 2-47-57, 50-157 телефоннары аша консультацияләр алырга, белгечләрне өйгә чакыртырга да мөмкин. 1-10 декабрь, 10.00, 15.00 сәг....
3 декабрь - Халыкара инвалид-лар көне. Шул уңайдан районда 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге игълан ителеп, алар өчен төрле чаралар үткәрү планлаштырылды.
1-10 декабрь. Күпфункцияле үзәк. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү. 2-45-27, 2-47-57, 50-157 телефоннары аша консультацияләр алырга, белгечләрне өйгә чакыртырга да мөмкин.
1-10 декабрь, 10.00, 15.00 сәг. «Сарман», «Җәлил» кинотеатрлары. Бушлай кино хезмәте.
1-10 декабрь. Мәгариф бүлеге. Инвалид балаларның иҗат эшләре конкурсы. (Шигырь, рәсем, кул эшләре белән катнашырга мөмкин. Сарман, Куйбышев ур., 31).
2 декабрь, 10.00сәг. «Восточное» кафесы. «Язмышка буйсынмаган җаннар» тематик кичәсе.
3 декабрь, 8.00-16.00 сәг. Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее. Инвалид балалар өчен «Чүлмәкче хикәяте» исемле чара.
4 декабрь, 10.00 сәг. Район мәдәният йорты. «Рухы белән көчлеләр» концерт программасы.
4 декабрь, 13.00 сәг. Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты. «Игелек көне» концерт программасы.
4 декабрь,11.00сәг. Үзәк китапханә. «Игелек кылып яшик» очрашуы.
4 декабрь,11.00сәг. Балалар үзәк китапханәсе. «Шәфкатьлелек һәр заманда кирәк» бәйрәме.
4-6 декабрь, 9.00-18.00 сәг. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге. Бушлай мунча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев