28 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Сарман редакциясе игълан иткән "Минем әнием – иң-иңе!" конкурсына йомгак ясалды
Менә без игълан иткән "Минем әнием - иң-иңе!" конкурсына да йомгак ясалды. Анда Сарманнан Райлә Гыйләҗева җиңде. Аның котлавы газетабызның 28 ноябрь санында чыкты. Без конкурста катнашкан барлык интернет кулланучыларыбызга да рәхмәтебезне белдерәбез, барысының да матур сүзләренә кушылабыз һәм барлык әниләргә дә иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Якынлашып килүче Әниләр көне...
-
Районда инвалидлар ункөнлегендә үтәчәк чаралар планы
3 декабрь - Халыкара инвалид-лар көне. Шул уңайдан районда 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге игълан ителеп, алар өчен төрле чаралар үткәрү планлаштырылды. 1-10 декабрь. Күпфункцияле үзәк. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү. 2-45-27, 2-47-57, 50-157 телефоннары аша консультацияләр алырга, белгечләрне өйгә чакыртырга да мөмкин. 1-10 декабрь, 10.00, 15.00 сәг....
-
"Минем әнием – иң-иңе!" конкурсы. Сарманнан Гүзәл Фазуллина әнисе Ләйсәнгә теләкләрен җиткерә
"Әни"... Нинди олы сүз бу! Әни безне бик ярата, өчебезне дә тигез күрә. Бездә аны яратабыз. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием! Кызың Гүзәл.
-
Сарманда әҗәтләрне эзләп алу буенча рейд үтте
Суд приставлары федераль хезмәтенең район бүлекчәсе Түбән Кама районара салым инспекциясе һәм Пенсия фонды идарәсенең район бүлекчәсе белгечләре белән берлектә салым органнарына һәм Пенсия фондына булган әҗәтләрне эзләп алу буенча рейд үткәрделәр. Болар хакында тулырак мәгълүмат - газетабызның алдагы саннарында.
-
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәләре гражданнарны бердәм кабул итү көне уздыралар
1 декабрьдә "Бердәм Россия" сәяси партиясе гражданнарны бердәм кабул итү көне уздыра. Бу көнне һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар, юридик консультацияләр ала ала. Партиянең җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ("Сарман" кинотеатры бинасы, 2нче кат) сәгать 9:00дән 12:00гә кадәр нотариус Сәлахова Рәйсә Рифкать кызы, "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Газизов Данияр...
-
Сарман районыннан 8 егет армия сафларына киттеләр
Белгәнебезчә, армия сафларына көзге чакырылыш бара. Барлыгы бу чакырылышта Сарман районыннан 81 егет хәрби хезмәткә алыначак. Инде 34 егет Ватан алдындагы бурычларын үтәргә киттеләр. Бүген исә якыннары, туганнары, дуслары 8 егетебезне армиягә озаттылар. Аларның исән-имин хезмәт итеп, туган якларына сөенеп кайтуларын теләп калабыз.
-
Азалак мәктәбендә "Әниләр көне" үтте
"Әниемнең җылы кочагы!" Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Әниләрнең балалар тәрбияләүдәге ролен...
-
"Минем әнием – иң-иңе!" конкурсы. Сарман кызы Динара Сәетшина әнисенә чиксез рәхмәтле.
У каждого человека свой смысл жизни и каждый человек по своему видит свое будущее. Мой смысл жизни это Мама. Благодаря ей я только и существую, я живу в этом огромном мире. Именно она является моим ангелом и вселенной. Я старший ребенок семье. В 2011 году закончила школу с отличием, сейчас...