Районда инвалидлар ункөнлеге бара
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районда 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы игълан ителде. Анда түбәндәге чараларны үткәрү планлаштырылды: - инвалидларның өйләренә рейдлар; - мәдәни чаралар: акцияләр һәм конкурслар; - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш-көнкүрешләрен яхшырту, аларга социаль ярдәм күрсәтү, аерым алганда, психологик, юридик, логопед, социаль-реабилитация, мәгълүмати ярдәм, мунча, чәчтараш хезмәтләре...
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районда 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы игълан ителде. Анда түбәндәге чараларны үткәрү планлаштырылды:
- инвалидларның өйләренә рейдлар;
- мәдәни чаралар: акцияләр һәм конкурслар;
- мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш-көнкүрешләрен яхшырту, аларга социаль ярдәм күрсәтү, аерым алганда, психологик, юридик, логопед, социаль-реабилитация, мәгълүмати ярдәм, мунча, чәчтараш хезмәтләре күрсәтү;
- хәйрия чаралары;
- тематик кичәләр, класс сәгатьләре, китап күргәзмәләре, "түгәрәк өстәл"ләр, экскурсияләр, семинар-тренинглар, турнирлар, фестивальләр, очрашулар;
- терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидлар катнашында автоузыш;
- эшсез инвалидларга психологик, хезмәткә урнашу, һөнәри һәм өстәмә белем алу буенча ярдәм күрсәтү һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев