3 декабрь 2016 яңалыклары
-
Район үзәгендә билгесез солдатларны искә алдылар
Бүген район үзәгендә Билгесез солдат көне уңаеннан илебез азатлыгы өчен яуларда башларын салган билгесез солдатларны искә алдылар, алар истәлегенә куелган һәйкәлгә тәкыялар салдылар.
-
Илексаз мәктәбе укучылары билгесез солдатларны искә алдылар
2014 елның 3 нче декабрендә илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән тарихи дата итеп билгеләнгән Билгесез солдат көне - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Бу көн...
-
Район хакимияте хезмәткәрләре кино яңалыклары белән танышып баралар
Алар "Сарман" кинотеатрына культпоход үткәрделәр һәм үз гомерен урман хуҗалыгын үстерүгә багышлаган, Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали ага Миннехан улы турындагы "Урман коче" дип исемләнгән документаль фильм һәм инвалидлар ункөнлеге уңаеннан татар мөселман фестивале кинолары исемлегенә кертелгән "Айсылу" исемле кинофильм карадылар.
-
Районда инвалидлар ункөнлеге бара
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районда 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы игълан ителде. Анда түбәндәге чараларны үткәрү планлаштырылды: - инвалидларның өйләренә рейдлар; - мәдәни чаралар: акцияләр һәм конкурслар; - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш-көнкүрешләрен яхшырту, аларга социаль ярдәм күрсәтү, аерым алганда, психологик, юридик, логопед, социаль-реабилитация, мәгълүмати ярдәм, мунча, чәчтараш хезмәтләре...
-
Район башлыгы Инвалидлар көне уңаеннан сарманлыларга мөрәҗәгать итә
3 декабрьдә дөньяның күп илендә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Ул бәйрәм көн итеп 1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә игълан ителә. Саннардан күренгәнчә, Җир шарында барлыгы 1 миллиард тирәсе инвалид яши. Районда аларның саны - 2945. Барлык илләрнең хакимиятләре аларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә, җәмгыять үсешендә...