САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район үзәк хастаханәсендә ноябрь аеның беренче сабые дөньяга аваз салды

Бүген, 3 ноябрь көнне, район үзәк хастаханәсендә ноябрь аеның беренче сабые дөньяга килде. Ана да, кызчык та үзләрен яхшы хис итәләр. Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, Мөслим районында яшәүче бала көтүче яшь әниләр безнең район хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә беркетелгәннәр. Бүлек хезмәткәрләре бүген-иртәгә тагын бер сабыйның дөньяга аваз салачагын әйттеләр....

Бүген, 3 ноябрь көнне, район үзәк хастаханәсендә ноябрь аеның беренче сабые дөньяга килде. Ана да, кызчык та үзләрен яхшы хис итәләр. Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, Мөслим районында яшәүче бала көтүче яшь әниләр безнең район хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә беркетелгәннәр. Бүлек хезмәткәрләре бүген-иртәгә тагын бер сабыйның дөньяга аваз салачагын әйттеләр. Без дә Мөслим районында яшәүче яшь гаиләнең шатлыгын уртаклашабыз, саулык-сәламәтлек телибез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев