3 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Район үзәк хастаханәсендә ноябрь аеның беренче сабые дөньяга аваз салды
Бүген, 3 ноябрь көнне, район үзәк хастаханәсендә ноябрь аеның беренче сабые дөньяга килде. Ана да, кызчык та үзләрен яхшы хис итәләр. Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, Мөслим районында яшәүче бала көтүче яшь әниләр безнең район хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә беркетелгәннәр. Бүлек хезмәткәрләре бүген-иртәгә тагын бер сабыйның дөньяга аваз салачагын әйттеләр....
-
Җәлилдә коттедж яна язган
Бәйрәм алды көннәрендә Җәлил поселыгында бер коттедж эчендә янгын чыкты. Сәбәбе - электр чыбыкларын дөрес монтажламау. Өй эчендәге җиһазларга зыян килгән. Йорт иминиятләнмәгән булган. Янгын сакчылыгы гражданнарны янгыннан саклану кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.