Район үзәк хастаханәсендә диабетны кисәтү көне үткәрелде
Бүген, 12 апрель көнне, район үзәк хастаханәсе поликлиникасында диабетны кисәтү көне үткәрелде. 9.00-10.00 сәгатьләрдә эндокринология кабинеты шәфкать туташы Земфира Садыйкова теләгән һәр кешедән кан анализы алды, андагы шикәр күләмен билгеләде, буй, гәүдә авырлыгын үлчәде. Теләгән кешеләр шулай ук кан басымын да үлчәттеләр. Табиб-эндокринолог Гөлназ Хамматова һәркемгә авыру турында белешмә һәм...
Бүген, 12 апрель көнне, район үзәк хастаханәсе поликлиникасында диабетны кисәтү көне үткәрелде. 9.00-10.00 сәгатьләрдә эндокринология кабинеты шәфкать туташы Земфира Садыйкова теләгән һәр кешедән кан анализы алды, андагы шикәр күләмен билгеләде, буй, гәүдә авырлыгын үлчәде. Теләгән кешеләр шулай ук кан басымын да үлчәттеләр. Табиб-эндокринолог Гөлназ Хамматова һәркемгә авыру турында белешмә һәм киңәшләр бирде. Бу көнне барлыгы 88 кеше шикәргә анализ бирде. Эндокринология кабинетыннан хәбәр итүләренчә, аларның 7 сендә шикәр күләменең нормадан артыграк булуы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев