12 апрель 2017 яңалыклары
-
"Җәлил" агрофирмасында күпъеллык үләннәрне тукландыру башланды
Бүген "Җәлил" агрофирмасында күпъеллык үләннәр мәйданын ашлама белән тукландырудан язгы кыр эшләре башланып китте. Шулай ук укыгыз: "Сарман" агрофирмасында күпъеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр
-
Сарман солдатларына күбрәк түли башлаячаклар
Россия Федерациясе оборона министрының "Россия Федерациясе кораллы көчләрендә хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр өчен акчалата тәэмин итүне бердәйләштерү турында"гы 750 санлы боерыгы (18.11.2016) нигезендә хәрби хезмәт үтүчеләргә акчалата тәэмин итү айга 2000 сум тәшкил итә. Аның эченә хәрби вазифа буенча оклад, класс квалификациясе, хәрби хезмәтнең аерым шартлары, дәүләт сере булган...
-
Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгы" көндәлеге – "Китап – белем чишмәсе" атналыгы үтә
Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгы" көндәлеге - "Китап - белем чишмәсе" атналыгы үтә. Айлыкның беренче атнасы кешелек уйлап тапкан иң зур могҗиза - китапка багышланды. Шул ике катыргы эченә тутырылган кәгазь битләрне могҗиза дими, ни дисең? Алар безне әллә ничә гасыр элек булган тарих киңлекләренә илтергә, галәмнәрдә йөздерергә, күп...
-
Район мәктәпләре "Ришвәттән дәва бармы?" конкурсында сүлпәнлек күрсәтәләр
Дөресрәге, әлеге конкурста катнашырга теләүчеләр һаман да юк. Исегездә булса, "Ришвәттән дәва бармы?" конкурсын, укучы яшьләрнең бу күренешкә фикерләрен белергә теләп, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" игълан итте. Мәктәп, көллият укучыларыннан активрак булуларын сорыйбыз һәм язмалар көтеп калабыз.
-
Зур Нөркәй мәктәбендә Космонавтика көне үтте
Һәр елны Зур Нөркәй мәктәбендә Космонавтика көне зур әзерлек белән уздырыла. 8 нче сыйныф укучылары Алина Зәйниева һәм Гөлия Фәхразиева Юрий Гагаринның тормыш юлы турында, космос турында сөйләделәр. 10 нчы сыйныф укучылары арасында викторина үтте. Кичәне физика укытучысы Резедә Мөхәммәтова оештырды.
-
Район үзәк хастаханәсендә диабетны кисәтү көне үткәрелде
Бүген, 12 апрель көнне, район үзәк хастаханәсе поликлиникасында диабетны кисәтү көне үткәрелде. 9.00-10.00 сәгатьләрдә эндокринология кабинеты шәфкать туташы Земфира Садыйкова теләгән һәр кешедән кан анализы алды, андагы шикәр күләмен билгеләде, буй, гәүдә авырлыгын үлчәде. Теләгән кешеләр шулай ук кан басымын да үлчәттеләр. Табиб-эндокринолог Гөлназ Хамматова һәркемгә авыру турында белешмә һәм...
-
Районда ремонт эшләре ел әйләнәсе бара
Районда республика Президенты һәм дәүләт программалары буенча күләмле төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкарыла. Авылларда бер-бер артлы модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар ачыла, ветеринария пунктлары сафка баса, капиталь ремонттан соң мәктәпләр, мәдәният йортлары яңа төсмер ала. Ә быел бу юнәлештә нинди эшләр алып бару планлаштырылган - шулар турында сөйләвен сорап, без...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – томатлы-каймаклы соуста тавык түшкәләре
Сезгә томатлы-каймаклы соуста тавык түшкәләре рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: тавык түшкәләре - 4 данә; сарымсак мае - 1 аш калагы; сарымсак - 2 тырнак; башлы суган - 1 данә; уылган помидорлар (пассата) - 250 грамм; су - 80 миллилитр; майлы каймак - 100 миллилитр; киптерелгән базилик - ½ чәй...
-
Сарман урта мәктәбе дирекциясе укучылар һәм әти-әниләр катнашында ата-аналар җыелышы үткәрде
Кичә Сарман сәнгать мәктәбендә Сарман урта мәктәбе дирекциясе укучылар һәм әти-әниләр катнашында ата-аналар җыелышы үткәрде. Анда төп дәүләт имтиханнарын (ОГЭ) һәм бердәм дәүләт имтиханнарын (ЕГЭ) бирү мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, әлеге имтиханнар буенча муниципаль координаторлар Резеда Фәррахова һәм Алия Әсләмова имтиханнарның сроклары, дәвамлылыклары, аларны бирү тәртибе, үзгәрешләр һәм башкалар белән...
-
"Сарман" агрофирмасында күпъеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр
«Сарман» агрофирмасы хезмәтчәннәре күпъеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Эшләр Кәүҗияк, Әлмәт, Янурыс, Мортамак басуларында бара. Гектарына ике центнер хисабыннан аммиак селитрасы кертелә.
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә "Космонавтика көне" дигән класс сәгате үтте
1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "ах" итте. Шушы истәлекле көн уңаеннан, Ләшәү Тамак мәктәбендә укучылар өчен "Космонавтика көне" дигән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга презентация күрсәтеде, күренекле космотавтлар буенча алар чыгышлар әзерләп килгән иде. Балалар...
-
"Җырлы-моңлы балачак" фестиваленең телевизион турында безнең район вәкилләре дә катнашачак
17 апрельдән "ТНВ" телеканалында "Җырлы-моңлы балачак" фестиваленең телевизион туры башлана. Беренче атнада безнең район вәкилләре дә чыгыш ясаячаклар - 17 апрельдә Мәдинә Миңнуллина чыгыш ясаячак, 19 апрельдә "Тамчыкай" ансамбле катнашачак.
-
Сарман кызы Гүзәлия Хафизовага сезнең тавыш кирәк!
Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында, уку-китапханә корпусында, 19 апрельдә "Тулай торак Миссы һәм Мистеры-2017" (Мисс и Мистер общежития-2017") конкурсының финалы үтәчәк. Хәзерге вакытта тавыш бирү бара. Конкурста Сарман кызы Гүзәлия Хафизова да катнаша. Ул экономик бүлегенең 3 нче курсында укый, Г корпусы тулай торагында яши. Тулай торакның студентлар советы...