Район үзәгендә 49 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды
Республикада "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе бара. Аның максаты - аз керемле гаилә балаларына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү. Акциядән сарманлылар да читтә калмады. Бүген - 12 август көнне район үзәгендәге Ял паркында район башлыгы Фәрит Хөснуллин акция кысаларында аз керемле 49 гаиләнең беренче класска укырга барачак балаларына кирәк-яраклар...
Республикада "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе бара. Аның максаты - аз керемле гаилә балаларына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү. Акциядән сарманлылар да читтә калмады. Бүген - 12 август көнне район үзәгендәге Ял паркында район башлыгы Фәрит Хөснуллин акция кысаларында аз керемле 49 гаиләнең беренче класска укырга барачак балаларына кирәк-яраклар тутырылган мәктәп сумкасы, спорт формасы, спорт учреждениеләренә йөрү өчен сертификат тапшырды. Тантанада шулай ук акциягә кушылып, балалар өчен кирәк-яраклар алуда ярдәм иткән эшмәкәрләр билгеләп үтелде. Бәйрәм сәнгатькә оста балаларның концерты белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев