12 август 2016 яңалыклары
-
Районда игеннәрне җыеп-суктыру 34672 гектарда башкарылды
Районда игеннәрне җыеп-суктыру 34672 гектарда, ягъни барлык мәйданнарның 71 процентында башкарылды. Һәр гектардан уртача 34,7 центнер уңыш алынып, 120 мең тоннадан артык ашлык җыелды. Агрофирмаларда шикәр чөгендерен алуга да керештеләр. «Сарман» агрофирмасында ул - 15, «Нөркәй»дә - 27, Җәлил»дә 33 гектардан казылды. Һәр гектардан уртача уңыш 189 центнер тәшкил итә.
-
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин спорт сөючеләрне бүләкләде
13 августта - Физкультурачы көне. Шушы уңайдан бүген - 12 августта район үзәгендә укучылар арасында чаңгы-роллер ярышлары үткәрелде. Бәйрәм Ял паркында дәвам итте. Районыбызның спорт сөючеләрен район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Соңыннан ул төрле дәрәҗә спорт ярышларында җиңүләр яулаган, уңышка ирешкән спортчыларга, иң яхшы тренерларга истәлек медальләре, бүләкләр тапшырды. Район...
-
Район үзәгендә 49 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды
Республикада "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе бара. Аның максаты - аз керемле гаилә балаларына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү. Акциядән сарманлылар да читтә калмады. Бүген - 12 август көнне район үзәгендәге Ял паркында район башлыгы Фәрит Хөснуллин акция кысаларында аз керемле 49 гаиләнең беренче класска укырга барачак балаларына кирәк-яраклар...
-
Сарманда укучылар чаңгы-роллерларда узышалар
Бүген Сарманның үзәк урамында, Физкультурачылар көне уңаеннан, мәктәп укучылары чаңгы-роллерларда узышалар. Кызлар һәм малайлар икешәр яшь төркемендә көч сынашалар. Ярышларда барлыгы 26 укучы катнаша - 14 малай һәм 12 кыз. Һәрбер яшь төркеменнән финалга чыгучылар билгеләнде, алар гомуми стартта ярышалар.
-
Район үзәк ял паркында концерт үтәчәк
Татарстан Республикасының "Яшьләр һәм уңышлылар" иҗтимагый хәрәкәте 13 августта райондашларга "Мин яратам сине, Татарстан" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итә. "Ямьле" төркеме, Илдар Хәмәдиев чыгышлары Сарманның үзәк ял паркында 11.30 сәгатьтә башлана.