САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Район Советында СПИДка каршы профилактика буенча район комиссиясенең утырышы узды

Район Советында СПИДка каршы профилактика буенча район комиссиясенең утырышы узды. Аны комиссия рәисе - Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова алып барды. Иң элек комиссия членнары видеорежимда республиканың СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясе киңәшмәсендә катнаштылар. Аны ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин үткәрде. Ул җиткергән мәгълүматларга караганда, республикада 12...

Район Советында СПИДка каршы профилактика буенча район комиссиясенең утырышы узды. Аны комиссия рәисе - Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова алып барды. Иң элек комиссия членнары видеорежимда республиканың СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясе киңәшмәсендә катнаштылар. Аны ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин үткәрде. Ул җиткергән мәгълүматларга караганда, республикада 12 мең 880 ВИЧ-инфекцияле кеше исәптә тора. Шуларның 146сы - балалар. Кызганычка каршы, мигрантлар хисабына авыручылар, йоктыручылар саны елдан-ел 400 кешегә арта бара.

- ВИЧ-инфекция - медицина өлкәсенә генә кагылышлы проблема түгел, бу - социаль мәсьәлә, - дип белдерделәр чыгыш ясаучылар да.

Индира Рәисовна комиссия членнарын районда бу мәсьәлә торышы белән таныштырды.

- Районда 52 кеше, шул исәптән 19 хатын-кыз, 11 авыру анадан туган бала исәптә тора. Профилактик чараларны даими үткәреп тору зарур. Халык арасында, бигрәк тә яшьләргә, аңлату эшләрен алып барырга кирәк, - диде ул.

Үзәк шифаханә баш табибы, комиссия рәисе урынбасары Илдус Шакиров исәптә торучы балаларда, бәхеткә, авыруның үзе ачыкланмавын әйтте. Быелга чыккач кына, 1 кеше авыру белән исәпкә куелган, 5 кеше үлгән, берсе районнан киткән. Авыруларның уналтысында гепатит булуы ачыкланган, ике авыру бавыр таркалудан, берәү үпкәдә яман шеш булудан вафат булган. Тикшерүләр күрсәткәнчә, моны республикада да билгеләп киттеләр, авыру күп очракта җенси юл белән йоккан.

- Хәзер икеайлык бара. Барыбыз да өмәләрдә катнаша. Чистарту эшләре алып барганда, аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аунап яткан шприцлар белән сак эш итү таләп ителә, - дип ассызыклады баш табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев