26 апрель 2017 яңалыклары
-
Якташыбыз Мәдинә Маликова Тукай премиясе лауреаты булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турында"гы Указга кул куйды. 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнүчеләр билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия тарафыннан тәкъдим ителеп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә якташыбыз - күренекле татар...
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында "Тукай әкиятләренә ияреп" исемле бәйрәм иртәсе үтте
Бүген Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан музыка җитәкчесе Ләйсән Абдулвәлиева, тәрбияче Земфира Зиятдинова, Эльмира Галиәкбәрова җитәкчелеге астында "Тукай әкиятләренә ияреп" исемле бәйрәм иртәсе үтте. Максат - сөекле шагыйребез Габдулла Тукай тормышына кызыксыну уяту, балаларның хәтерләрен, сөйләм телләрен арттыру, әкият...
-
Район Советында СПИДка каршы профилактика буенча район комиссиясенең утырышы узды
Район Советында СПИДка каршы профилактика буенча район комиссиясенең утырышы узды. Аны комиссия рәисе - Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова алып барды. Иң элек комиссия членнары видеорежимда республиканың СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиясе киңәшмәсендә катнаштылар. Аны ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин үткәрде. Ул җиткергән мәгълүматларга караганда, республикада 12...
-
Сарман урта мәктәбе укучылары район музеенда төрле һөнәрләргә өйрәнделәр
Бүген без, Сарман урта мәктәбенең 4 нче "Б" сыйныфы укучылары, районыбызда эшләп килүче Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена "Балчык җыры" ("Песнь глины") мастер-классында катнашырга килдек. Музей директоры Дания апа Кәшипова балчык белән дөрес итеп эшләү серләренә өйрәтте. Аның иң яхшы пластик материал булуын, аннан нәрсә теләсәң, шуны...
-
"Сарман" агофирмасында шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр
«Сарман» агофирмасында шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр. Биредә ул 4000 гектар мәйдан биләячәк. Бүген эшләр агрофирманың Каташ Каран янындагы 150 гектарлы басуында бара. Башта гектарына 1 центнер исәбеннән - катлаулы ашлама, 3 центнер аммиак селитрасы кертелә. Аннан компактор белән эшкәртелә һәм чәчкечләр керә. Бүген басуга беренчеләрдән булып Ринат Сәгъдәтов белән Айдар...
-
Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай ае"ның өченче атнасы үтте
Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә апрель ае "Тукай ае" дип игълан ителгән иде. Аның өченче атнасы экологик проблемаларга багышланды. Атна барышында укучылар төрле чараларда табигатьне саклау, республикабызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, татар халкының табигатькә мөнәсәбәтенең әдәбиятта, рәсем сәнгатендә чагылышы мәсьәләләрен өйрәнделәр. Атналык 5 нче сыйныфлар өчен әзерләнгән "Экологик кичә"дән башланды. Аны...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә чираттагы санитар сәгать үтте
Бүген без, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре, чираттагы санитар сәгатькә чыктык. Көне дә бик матур булды, ничек инде мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырасың ди? Гадәттәгечә, территориябезне чүпләрдән арындырдык, коелган яфракларны җыйдык, һаман эрергә теләмәгән карларны аттык һәм бозларны чаптык.
-
Сарманда Чернобыльчеләр очрашты
Бүген, 26 апрель көнне, Радиацион авария һәм катастрофалар нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм авария, катастрофа корбаннарын искә алу көне. Шушы уңайдан Сарман сәнгать мәктәбе кафесында чернобыльчеләр һәм башка радиацион нокталарда хезмәт итүчеләрнең очрашуы үткәрелде. Аларны район башлыгы һәм җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, сәламәтлек һәм ныклык...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – диңгез кәбестәсе белән салат
Сезгә диңгез кәбестәсе белән салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - яңа диңгез кәбестәсе - 300 грамм; - краб таякчыклары - 200 граммлы 1 кап; - тавык йомыркасы - 3 данә; - зәйтүн майонезы - 2 аш калагы. Диңгез кәбестәсе банкасыннан суны агызабыз һәм кәбестәне салат савытына салабыз. Шакмаклап туралган...
-
Шәрләрәмәдә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара үтте
Апрель ае - Габдулла Тукай ае. Бөек шагыйребезнең туган көне Шәрләрәмә авылы китапханәсендә ел да билгеләп үтелә. Китапханәче Әлфия Салихҗанова башлангыч мәктәп укучылары белән "Тукай әкиятләре" исемле чара үткәрде. Китапханәдә шагыйрь иҗатын яктырткан күргәзмә эшләп куелды.
-
Сарманда "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үтә
Бүген Сарманда "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үтә. Анда районның 20 мәктәбе катнаша. Катнашучылар "Юл йөрү кагыйдәләре знатоклары", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү", "Автогородокта велосипед йөртү" номинацияләрендә көч сынашалар. Ахырдан агитбригадалар конкурсы үтәчәк. Тулырак язманы район газетасының киләсе саннарыннан укый аласыз.
-
Район авылларында өмәләр үтәчәк
Иске Имән, Тәкермән авылларында 29 апрельдә өмәләр үтәчәк. Җыелу - 9.00 сәгатьтә авылларның мәчетләре янында. Янурыста - 1 майда, Каташ-Каранда - 6 майда, Иске Әхмәттә - 7 майда өмәләр планлаштырыла. Читтә яшәүче авылдашлар да өмәләрдә актив катнашырлар, дип көтәләр җирлекләрдә. Иске Минзәләбаш авылында 29, 30 апрель көннәрендә сәгать 8дән авыл...